«Йөклелеген әти-әнисеннән яшергән»: 17 яшьлек кыз яңа туган баласын җәзалап үтергән
Алтай краенда коточкыч хәл булган. Балигъ булмаган кыз йөкле булуын әти-әнисеннән яшергән. Баланы тапкач, аны җәзалап үтергән. «Үтерү» факты буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының төбәк буенча Тикшерү идарәсендә хәбәр итәләр, дип яза «Комсомольская правда».
Кыйналган һәм киселгән яралары булган сабый мәете 10 октябрьдә Барнаулда табылган. Аны «Юбилейный» паркы янындагы буа буенда балалар күреп алган һәм өлкәннәрне чакырган. Тикшерү комитеты һәм полиция хезмәткәрләре оператив рәвештә Барнаулда яшәүче 17 яшьлек кызны тоткарлаган.
Якынча мәгълүматлар буенча, имин гаиләдә тәрбияләнгән кыз үзенең йөклелеген әти-әнисеннән яшергән. Бала тапкан көнне ул өйдә ялгызы гына булган. Ир бала сау-сәламәт булып туган.
«Әти-әнисе белер дип куркып, ул улының муенына һәм күкрәк читлегенә берничә җәрәхәт ясаган. Шуннан соң баланың мәетен полиэтилен пакетка төреп урамга алып чыккан», – дип хәбәр итәләр Тикшерү комитетында.
Кызны тоткарлаганнар. РФ Тикшерү комитетының Алтай крае буенча тикшерү идарәсенең Ленин районы тикшерү бүлеге РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсе («Кечкенә баланы үтерү») буенча җинаять эше кузгаткан. Тикшерүчеләр әлеге хәлнең сәбәпләрен ачыклауны дәвам итә. Җинаять эшен тикшерүне прокуратура контрольдә тота, диелә хәбәрдә.