news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Йөкле хатынны коткарырга ташланды» – «Ак Барс» фанаты Иделдә батып үлгән

news_top
«Йөкле хатынны коткарырга ташланды» – «Ак Барс» фанаты Иделдә батып үлгән
Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Иделдә батып үлгән «Ак Барс» фанатының мәете әле дә табылмаган. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

  • Иделдә әйләнеп капланган көймәдәге 4 кеше һәлак булган, 3 кеше имгәнгән, дип язган идек.

ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 4,5 мең квадрат метр су төбен һәм 240 мең квадрат метр су өсте тикшерелгән. Әлегә нәтиҗәләр юк. Эзләү эшләре дәвам итә.

Һәлак булганнар арасында «Ак Барс» хоккей клубы фанаты, 46 яшьлек Антон Агафонов та бар. Ул туган көнен 2 катерда бәйрәм иткән, шул катерларның берсе ясалма дулкын аркасында әйләнеп капланган.

Ир-ат йөкле хатынны коткарырга дип суга сикергән, ләкин үзе батып үлгән. Аның мәете әле дә табылмаган. Аның белән бергә тагын 3 пассажир һәлак булган.

Агафонов 30 ел дәвамында яраткан командасының бер генә өй уенын да калдырмаган һәм һәрвакыт, бик дәртләнеп, уенчылар өчен җанаткан фанат буларак билгеле иде.

Җинаять эше ачылган, тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар