Табиб-репродуктолог Ольга Жалкина йөклелекне планлаштырганда кофе эчәргә ярыймы-юкмы икәнлеге турында сөйләгән. Бу хакта «Вечерняя Москва» хәбәр итә.
Белгеч сүзләренчә, заманча тикшеренүләр кофеинны уртача күләмдә куллануның хатын-кызларда йөккә узу мөмкинлеген киметүен яки ир-атларда бала табу сәләтенә тискәре йогынты ясавын расламый.
47 фәнни тикшеренүне үз эченә алган метаанализ кофеин куллану белән йөклелек башлану вакыты арасында бәйләнеш тапмаган. 1988 елда үткәрелгән иртәрәк хезмәттә мондый бәйләнеш турында сүз барса да, анда күп кенә факторлар исәпкә алынмаган, һәм соңрак бу нәтиҗәләр расланмаган.
Уртача күләмдә кофе эчү дип, гадәттә, көненә бер-ике чынаяк кофе куллану аңлашыла. Әмма йөклелек башлангач, киңәшләр үзгәрә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы һәм Азык-төлек куркынычсызлыгы буенча Европа идарәсе кофеинны көненә 200 миллиграммнан арттырмаска киңәш итә.
2017 елда үткәрелгән метаанализ нәтиҗәләренә караганда, көненә якынча өч чынаяк кофе эчү бала төшү куркынычын 37 процентка арттыра, ә алты чынаяк тирәсе кофе куллану бу куркынычны ике тапкырдан да күбрәккә арттырырга мөмкин.
Шуңа күрә белгеч кофеин куллануны йөклелекне планлаштыру этабында ук чикләргә киңәш итә. Чөнки йөклелекнең беренче атналарында хатын-кыз еш кына әле балага узганын белми.
Ир-атларга да кофены артык күп эчмәскә киңәш ителә. Көненә алты чынаяктан артык кофе куллану сперма сыйфатын начарайтырга, аның күләмен һәм сперматозоидлар санын киметергә, шулай ук аларның ДНКсына зыян китерергә мөмкин. Шуңа күрә бала планлаштырганда ир-атларга көненә ике-өч чынаяктан артык кофе эчмәү киңәш ителә.
Шул ук вакытта Ольга Жалкина бу нәтиҗәләрнең күзәтү тикшеренүләренә нигезләнүен искәрткән. Алар кофеин куллану белән йөклелек нәтиҗәләре арасында бәйләнешне күрсәтә, әмма нәкъ менә кофеин бу үзгәрешләрнең турыдан-туры сәбәбе булуын расламый, дип яза «Радио 1».