Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йөкле хатыннарга ай саен нинди пособие бирергә җыеналар?

news_top_970_100
Йөкле хатыннарга ай саен нинди пособие бирергә җыеналар?
"Татар-информ" архивы

Илкүләм ата-аналар комитетына нигез салучы Ирина Волынец «Йөкле хатыннарның статусы һәм гарантияләре турында» закон эшләргә тәкъдим итә. Законда бала көтүче хатынның статусы теркәлергә, кеременә карамастан, дәүләт гарантияләре билгеләнергә тиеш. Бу турыда «АиФ» хәбәр итте.

Волынец Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты рәисенә язган хатта әйтелгәнчә, ул ай саен хезмәт өчен түләү күләменең (МРОТ) 1,5 өлеше кадәр түләү бирергә тәкъдим ителә. (2023 елның 1 гыйнварыннан 1 МРОТ = ай саен 16 242 сум.) Әлеге түләү эшләү-эшләмәүгә карамастан, медицина хисабына басканнан соң киләсе айдан бирелергә мөмкин.

2021 елның 1 июленнән йөклелекнең иртә срокларында хисапка баскан хатын-кызларга пособие ай саен бирелә. Аның күләме төбәктә яшәү минимумының 50 процентын тәшкил итә.

Хәзерге вакытта айлык пособие кемгә түләнә?

Түләүне хатын-кызлар бер вакытта 2 шарт үтәлгән очракта ала:

  • йөклелек срогы 6 яки аннан күбрәк атна, шул ук вакытта медицина хисабына йөклелекнең 12 атнасына кадәр басарга кирәк,
  • гаиләдә айлык керем төбәктә бер кешегә яшәү минимумыннан артык булмаска тиеш.

Түләү йөклелекнең 12нче атнасыннан башлап бала тапканчы, яки йөклелекне өзгәнче бирелә. Аны алу өчен Дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон гариза бирергә яки яшәү урыны буенча Россия Социаль фонды клиентлар хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә.

Тагын нинди ярдәм чаралары тәкъдим ителә?

Волынец тәкъдим иткәнчә, закон проектында йөкле хатыннар өчен тагын берничә ярдәм карала. Алар арасында:

  • шәһәр яки шәһәр яны җәмәгать транспортында бушлай йөрү,
  • даруларны түләүсез бирү,
  • торак-коммуналь хуҗалык түләүләренә 30 процент күләмендә субсидия,
  • түләүсез парковка,
  • җәмәгать транспортында урын бирсеннәр өчен махсус билге,
  • дәүләт оешмаларында чиратсыз хезмәт алу хокукы.

Моңа кадәр, 14 июньдә йөкле хатыннарга тукталышның беренче сәгатен түләүсез итү турында закон проекты кертелде. Документ авторлары машина йөртүчеләрне куркыныч маневрлардан кисәтү өчен, транспорт чараларында «йөкле» дигән махсус билге дә кертергә тәкъдим итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100