news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Йөкле хатын башкалада кафеда ашаганда тончыгып үлгән, баласын коткарганнар

news_top
Йөкле хатын башкалада кафеда ашаганда тончыгып үлгән, баласын коткарганнар
Фото: © "Татар-информ", Михаил Захаров

Мәскәүдә кафеда ашап утырганда, йөкле хатын тончыгып үлгән. Баласын табиблар коткарган. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте.

112 каналы белешмәсе буенча, 41 яшьлек Александра фудкортта ашап утыра. Ризык белән тончыккан хатынны коткара алмыйлар.

Александра 37 атна йөкле була. Табиблар экстрен рәвештә кесарев кисеме ясый. Нарасый исән кала, аны перинаталь үзәккә алып китәләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар