Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йөкле кызны сөйгән егете үтереп ташлаган

news_top_970_100
Йөкле кызны сөйгән егете үтереп ташлаган
https://ru.freepik.com/

Түбән Новгородта йөкле кызны үтерүдә шикләнелүче кешене тоткарлаганнар. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Канал белешмәсе буенча, әлеге җинаятьне мәрхүмәнең сөйгән егет кылган дип фаразлыйлар.

21 яшьлек Виктория Г. беренче ай йөкле була. Соңгы тапкыр ул 5 июльдә элемтәгә чыга. Виктория таксига утыра һәм Кстовтан Түбән Новгородка баруын әйтә. Шуннан соң ул югала. Җинаять эше ачыла. 

Аннары ике көн узгач кызның телефонын Ржавка авылы тирәсендә юл кырыенда табалар. Смартфоның сим-картасын кемдер алган. Хәзер тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

«Комсомольская правда» белешмәсе буенча, Виктория югалу турында дус кызы Анна чаң суга башлый. Аннары кызны волонтерлар, полиция эзли.

«5 июльдә 15 сәгатьтә ул миңа ватсапка язды. «Аня, Түбән Новгородка киттем, таксист бик чибәр», дип әйтте. 6 июльдә чит номердан «Борчылмагыз, мин нормада, иртәгә ки кайтам. Телефон начар эшли, мин аны суга төшергән идем», дигән хәбәр килде, – дип сөйли Анна.

Викториянең мәетен 8 июльдә тапканнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100