«Йөкле икәнен белә, тик әнкәсенә әйтергә курка». 14 яшьлек кызның баласы төшкән
Екатеринбургта 14 яшьлек кызның баласы төшкән. Ул авырлы булуын белгән, тик әнисенә әйтергә курыккан. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.
Екатеринбургта яшәүче 14 яшьлек кызның баласы төшүе билгеле булгач, 7 сыйныфта укучы кыз белән интим өчен, 20 яшьлек егеткә җинаять эше ачылган.
Кыз дәрестән соң урамга йөрергә чыгып китә, сәүдә үзәгенә килгәч, аның эче авырта башлый. Авыртуга чыдап булмагач, ул «ашыгыч ярдәм» чакыра. Хастаханәдә кызның 13нче атна авырлы булуы ачыклана.
«Былтыр көзен ул 20 яшьлек Н. белән таныша һәм өенә кунакка чакыра. Алар икесе дә, теләп, интим белән шөгыльләнә. Аннары кыз авырга узуын белә. Ләкин анасына әйтергә курка», – ди «КП» чыганагы.
Хәзер баланың анасы полициягә мөрәҗәгать иткән, ул тикшерү уздыруны таләп итә. Егетне тоткарлыйлар, сорау алалар. Ул барысын да сөйләп бирә. Җинаять эше ачылган, аны 4 елга кадәр иректән мәхрүм итүләре ихтимал, диелә хәбәрдә.