«Йөкле булуын яшергән»: бер хатын-кыз яңа туган баласын бәдрәф чокырына ташлаган
Красноярск краенда яңа туган баласын үтергән әнигә карага җинаять эше ачылган.
Тагара – Красноярск краеның төньягындагы Кежем районындагы авыл. Тайга эчендәге кечкенә авылда барысы да бер-берсен белә. Әмма 34 яшьлек Ольганың йөкле булуын беркем дә белми кала. Ольганың 3 баласы бар. Гаилә имин, уңай булып исәпләнә. Әмма аны мондый коточкыч адымга барырга нәрсә этәргән? Красноярск крае һәм Хаксия Республикасы буенча Тикшерү комитеты бу җинаять турында тулырак сөйләде, дип яза «Комсомольская правда» сайты.
Ольга йөкле булуын күршеләреннән генә түгел, хәтта туганнарыннан да яшергән. Вахтага йөреп эшләүче иренә дә сиздермәгән. Хастаханәгә мөрәҗәгать итмәгән, учетка да басмаган. Нишләптер, йөклелеген туктатырга да теләмәгән. Берничә көн элек, иртә таңнан тулгаклары башланганын аңлап ала. Йөклелегенә 8 ай гына булса да, тиздән барысы да бетәчәгенә сөенә. Өйдәгеләрнең игътибарын җәлеп итмәскә тырышып, ишегалдына чыга. Бәдрәфкә керә һәм шунда бала таба.
Яңа туган кыз бала исән була, мөгаен, баланың хәле дә яхшы булгандыр. Тик күп балалы әни башкача хәл итә – яңа туган баласын бәдрәф чокырына ташлый. Бераз хәле җиңеләйгәч, кире өенә керә.
Әмма хатынның каны китә. Бу – хатын-кыз организмындагы гадәти күренеш кенә булмый. Ольга табибларга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була. Район хастаханәсендә аның хәле тагын да начарлана, Красноярскидан санитар авиация чакырталар. Авыр хәлдәге хатынны өлкә хастаханәсенә алып китәләр. Шулай да, табибларны алдап булмый. Ольга бала табуын әйтергә мәҗбүр була.
8 октябрьдә яңа туган баланың мәетен бәдрәф чокырыннан алалар.
Җинаять кодексының 106нчы маддәсе («Әни кешенең яңа туган баласын үтерүе») буенча җинаять эше ачыла. Мондый очраклар гомуми 105нче маддәдән («Үтерү») аерып күрсәтелгән, чөнки мондый мизгелдә хатын-кызлар авыр психологик халәттә була. Белгечләр әйтүенчә, йөкле хатын-кызларның организмында нейроэндокрин регуляторларында үзгәрешләр була. Кайвакыт алар нәрсә эшләгәннәрен ахыргача аңлап та бетерә алмый. Әмма бу гына бала үтерүне акламый! Хатын-кызның эчке мотивларын да исәпкә алырга кирәк. Күрәсең, гаепләнүче хатын-кыз үз-үзе белән конфликтта булган: ул бу йөклелеккә каршы була, һәм бу – үтерүгә төп сәбәп булырга мөмкин.
Бу маддә буенча 2 елдан 4 елга кадәр иректән мәхрүм итү, яки 5 елга кадәр мәҗбүри эш, яисә шул ук срокка иректән мәхрүм итү яный.