Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Йокларга ятты, тик уянмады...»: бер командада уйнаучы ике футболчы төнлә вафат булган

news_top_970_100
«Йокларга ятты, тик уянмады...»: бер командада уйнаучы ике футболчы төнлә вафат булган
Фото: "Комсомольская правда" телеграм каналы

Бер команда өчен уйнаучы 2 футболчы бер төндә үлгән. Алар икесе дә кичтән уенда булган, кайтып ятканнар һәм шуннан инде уянмаганнар. Бу хәл Свердловск өлкәсенең Югары Пышма шәһәрендә булган.

«Комсомольская правда» язганча, фаҗига 15 февральгә каршы төндә була. 32 яшьлек Ян Журавлев һәм 33 яшьлек Данил Хилобок мини-футбол буенча «ПОЗ-Прогресс» командасында уйнаган. «Мәңгелек хәтер, егетләр.. Сезнең юклыкка беркем дә ышанмый. Пышма футболында сез мәңгегә үз эзегезне калдырдыгыз», – дип язганнар алар уйнаган футбол клубының «ВКонтакте» төркемендә.

14 февраль кичендә «ПОЗ-Прогресс» командасы көндәшләрен 10:6 исәбе белән җиңгән. Ян Журавлевның әнисе сүзләренчә, ул өенә кайткан, яткан һәм йоклаганда үлгән. Икенче уенчы Данил белән дә шул ук хәл булган.

«Безнең өчен бу – шок. Ян беркайчан да сәламәтлегенә зарланмады. Ул йокларга ятты, ләкин уянмады. Тәгаен нәрсә булганын ярып карау күрсәтер», – дигән әнисе Светлана.

Янның хатыны һәм 3 баласы калган. Ир-ат футбол белән 5 яшьтән мавыккан.

Алар икесе дә футболны бик яратты. Аннан башка яши алмадылар. Ян Екатеринбург һәм өлкәдә күп кенә командалар өчен уйнады. Аны бик күпләр белә. Мин аның шулкадәр дуслары бардыр дип уйламаган идем. Безгә бик күп язалар һәм ярдәм итәләр. – дигән әнисе.

33 яшьлек Данилның хатыны һәм 1нче сыйныфка йөрүче баласы калган. Ир белән хатын Свердловск өлкәсенә Луганскидан күчеп килгәннәр

Данил да бик яхшы кеше иде. Гаиләсе дә әйбәт, – дигән Светлана. Аларны иртәгә җирлиләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100