Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йокларга ятканда һәм уянганда укыла торган дога

news_top_970_100
Йокларга ятканда һәм уянганда укыла торган дога
"Каләм" нәшрияте

Йокларга ятканда укыла торган дога

Йокларга ятканда да Аллаһны исеңә төшер, әлеге зикер-догаларны әйт:

Бисмикә Аллаһүммә әмүтү үә әхйә

Әй Аллаһ! Синең исемең белән үләм һәм тереләм. (Бохари риваяте)

Йокыдан торгач укыла торган дога

Йокыдан уянгач та Аллаһны искә төшерергә һәм менә шушы зикерне әйтергә кирәк:

Әлхәмдү лилләһил-ләзи әхйәнә бәгъдә мә әмәтәнә үә иләйһин-нүшүр.

Безне үле кылганнан соң терелткән Аллаһка барча мактаулар булсын, һәм Аңа, кире терелеп, Кыямәттә кайтачакбыз. (Бохари һәм Мөслим риваяте)

Һәр яңа көнне башлап җибәрер алдыннан, иң беренче эш итеп, Аллаһны мактыйк, олуглыйк! Син дә бу зикерне ятла, һәр иртә уянуга әйтергә күнек. Аллаһ та көнеңә бәрәкәт бирер, ин шәә Аллаһ!

«Каләм» нәшрияты җыентыгыннан 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100