«Йокларга комачаулый башлады». Чаллыда яшь ир-атның башында 11 см озынлыкта мөгез үскән

Чаллыда яшәүче ир-атның башында үскән мөгезсыман үсентене табиблар алган. Мондый әйбер халыкта «шайтан мөгезе» дип атала. Бу турыда «Татар-информ» 5 нче шәһәр хастаханәсенең матбугат хезмәтенә сылтама белән яза.
30 яшьлек ир-ат 5 ел буена гигант «мөгез» белән яши. «Мөгезсыман кератома» дип аталган бу әйбер йокларга комачаулый башлагач, ул табибларга мөрәҗәгать итә. Онколог белән киңәшкәннән соң, аны шешне алырга җибәргәннәр.
«Мөгез» 2022 елда үсә башлаган. Башта ул борчу китермәгән. Аннары ул 11 сантиметрга кадәр үскән.
Чаллыда 5 нче шәһәр хастаханәсе хирургы Рузил Хөрмәтуллин сүзләренчә, 25 ел эшләү дәверендә ул мондый хәлне беренче тапкыр очрата.
Хәзер «мөгезне» алганнар, диелә хәбәрдә.
Медицина учреждениесендә билгеләп үтелгәнчә, мондый кератомаларны алу медицина практикасында сирәк очрый. 19 нчы һәм 20 нче гасырларда мөгезсыман зур кератомаларны алуның берничә очрагы Франциядә, Һиндстанда һәм Кытайда теркәлгән.