«Хозур дин турында» телеграм-каналында йокы әдәпләре чыкты.
Йоклар алдыннан түбәндәгеләрне эшләргә онытмагыз
- Тәһарәт алырга.
- «Аятел-Көрси» укырга.
- Учларга «Ихлас», «Фәлакъ», «Нәс» сүрәләрен укып өрергә, куллар белән тәнне сыпырырга – 3 тапкыр.
- Бу көндә кылган хаталар, гөнаһлар өчен ярлыкау сорарга.
- Дога кылырга: «Бисмикә-Әллаһүммә әмүтү вә әхъйә» («Аллаһы исеме белән үләм һәм тереләмен».)
- Бар мөселманнар өчен хәерле дога кылып куярга.
- Зикерләр әйтергә.
- Уң якка ятарга кирәк.