Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Йоклап яткан оныкларын коткармакчы иде». Әби кеше ике оныгы белән бергә янып үлгән

news_top_970_100
«Йоклап яткан оныкларын коткармакчы иде». Әби кеше ике оныгы белән бергә янып үлгән
https://yaroslavl.sledcom.ru/

16 августта иртәнге җиделәр тирәсендә Ярославль өлкәсенең Мишнево авылы янындагы бакчачылык ширкәтендә фаҗига була. Биредә мунчага ут каба, һәм ике бала белән әби кеше һәлак була. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Янгында 9 яшьлек малай, 12 яшьлек кыз һәм аларның 73 яшьлек әбисе үлә. Балалар Саратовтан әбиләре янына каникулга кайткан булган.

Янгын чыкканда әби белән бабай урамда була. Әби утны күреп ала һәм балаларны уятырга кереп китә. Балалар мунчаның мансарда катында йоклап ята торган була. Әби кеше бинага керә, ләкин оныкларын да алып чыга алмый, үзе дә чыга алмый.

Якынча версия буенча, керә торган ишек янындагы электр щитогы яна башлаган, шулай итеп, чыгу юлын ут томалаган.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100