news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Йоклаганда янып үлгәннәр: Тукай районында янгында олы яшьтәге ир белән хатын һәлак булган

news_top

Кичә Тукай районының Биклән авылында шәхси йортта янгын чыккан. Төнге сәгать өчтә чыккан янгында ике кешенең гомере өзелгән. Бу хакта «Челнинские известия» яза.

Ут барлыгы 124 квадрат метр мәйданда йортны, мунчаны һәм ишегалдындагы корылмаларны юк иткән. Янгынны сүндерү барышында йорт эчендә 73 һәм 89 яшьлек ир белән хатынның гәүдәләре табылган. Алар йоклаган җирләрендә тереләй янып үлгәннәр.

Хәзерге вакытта фаҗиганең сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар