Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Миләүшә Хәбетдинова: «Явызлык, һичшиксез, җәзага тартылачак!»

Филология фәннәре кандидаты. әдәбият белгече Миләүшә Хәбетдинова 22 март көнне «Крокус Сити Холл» залында булган фаҗигагә карата үз фикерен белдерде.

news_top_970_100
Миләүшә Хәбетдинова: «Явызлык, һичшиксез, җәзага тартылачак!»
Солтан Исхаков

«Крокус»та булган фаҗигадән әле һаман да аңыма килә алмыйм. Бик озак тиешле сүзләр таба алмый йөрдем...

Мин рок-музыка белән кызыксынмыйм, шуңа күрә «Пикник» төркеме иҗаты мине урап узды. Аннары гына әлеге концертка аларны күрергә, җырларын тыңларга бөтен илдән килгәннәрен белдем.

Интернетта җырларының премьерасы чыкты. Алар аны 8 март көнне иртән чыгарганнар. Җырның беренче юллары яңгырады, ә кушымтадан җаным өшеде... Бу хис һәр дүртьюллык саен арта гына барды: «Иртән каның белән юын да чәчәк аткан көнне селкеп ал» («Утром кровью своей умойся, и встряхни расцветающий день»).

Мине кушымтаның боерык формасында булуы шомландырды. Сезне борчымыймы бу?

5 ел буе киштәдә яткан җыр нәкъ менә хәзер чыга икән... Язмыш көлүеме, әллә берәрсенең махсус оештыруымы? Бу роликтан соң төркемнең башка җырларын тыңлыйсым килмәде. Мин – филолог, текстлар белән эш итәм. Әлеге символизм билгеле бер мәгънәле аңлатуга этәрә. Гаделлек җиңеп чыгып, «Крокус»тагы афәтне ясаган «кеше түгелләр» җәзага тартылыр, дип ышанасы килә. Әлеге сценарий хәзер рәшәткә артында күрсәтелгән торган кешеләр тарафыннан оештырылмаган.

Пионер балачагыбыз заманында – 7нче сыйныфта укыганда, безне «Хатынь»га алып бардылар. («Хатынь» – сугыш вакытында тулысынча яндырылган Белоруссиядәге авыл. Соңрак шул урында Хатынь мемориаль комплексы төзелә. – авт.) Еллар үтте, әмма мин ул музей комплексына экскурсияне әле дә хәтерлим. Һәр миллиметры кеше газабы һәм дәһшәте белән тулган ул җирлектәге тынлык истә калган. Бу фаҗиганең чагылышы булган карт скульптурасы... Кыңгыраулар... Мич торбалары... Искә төшергәндә тамак төбенә төер утыра, күзләрдән яшь ага. Шушы ук хисләрне минем сыйныфташларым да кичерде. Без аннан берни дәшми, тынлыкта китеп бардык. Безгә шулай эшләргә дип берәү дә әйтмәде, үзеннән-үзе килеп чыкты...

Бүген әбиләр авызыннан «Йоклаган диюне уятма!» («Не будите лиха!») дигәнне сирәк ишетергә туры килә. Ә бит бу сихри үгеттә безнең ата-бабаларыбызның гасырлар буе тупланган зирәклелеге яши.

Кемдер үзен Пушкиндагыча «берлек» дип санаган, ә калганнарны «нульләр» исәбенә керткән һәм «раскольниковча» «гади арифметика» законы буенча эш итәргә карар кылган. (Пушкиннан – «Мы почитаем всех нулями, А единицами – себя» – «Интертат»). «Пикник»ка табынучылар адәм актыкларының бу «эксперименты» өчен кан белән түләделәр. Безнең кешелексез чорның дини кануннарга басып узган коточкыч фаҗигасе.

Барлык зыян күрүчеләрнең дә кайгысын уртаклашам!

Мондый гамәлләр өчен җинаять кылучылар нәселенең җиденче буынына кадәр түләячәген тарих бер генә тапкыр исбатламады. Явызлык, һичшиксез, җәзага тартылачак. Кешеләрнең үз гомерләре белән түләве һәм «чит уен»да курчак булулары, бик кызганыч. Күңелендә Аллаһны үстерү урынына, кемдер үзен «Кеше-алла» дип уйлаган.

Җырның тексты:

«Ты уже не ребенок розовый,

Ты прошел Джомолунгму, Непал и Тибет.

Но никто, но никто, никто еще просто

Еще не сказал тебе:

Ничего, ничего не бойся –

Ни огня, ни звенящую тень,

Утром кровью своей умойся,

И встряхни расцветающий день.

Ты еще не ломоть отрезанный,

Хоть с утра не всегда и трезвый,

И ничем особо не жертвуя,

И ничем особо не брезгуя,

Ты еще на коне, и в расцвете зла,

Все мечтаешь о жизни новой,

Не боишься рукою коснуться дна,

Но никто, никто не сказал тебе снова:

Ничего, ничего не бойся –

Ни огня, ни звенящую тень,

Утром кровью своей умойся,

И встряхни расцветающий день!

Так живешь, не поняв, чего ради

Каждый вечер восходит звезда,

И в свинцовое зеркало глядя,

Сам себе говоришь иногда…

Говоришь иногда…

Ничего, ничего не бойся, а-а,

Утром кровью своей умойся, а-а,

Ничего, ничего не бойся, а-а,

Утром кровью своей умойся, а-а,

Ничего, ничего не бойся, а-а,

Утром кровью своей умойся, а-а...»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100