Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Йоклаган ата-анасына һөҗүм иткән». Элиталы бистәдә әниле-кызлы янып үлгәннәр

news_top_970_100

Мәскәү өлкәсендәге элиталы бистәдә янгында әнисе белән кызы һәлак булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«10 декабрьдә иртәнге 5ләр тирәсендә янгын турында хәбәр килде. Урынга 6 машина барды. Янгын мәйданы 600 квадрат метрга җитте», – дигәннәр экстрен хезмәттә.

Янгынны иртәнге 9ларга сүндереп бетерәләр. Хәрабәләрне актарганда, ике хатын-кыз мәете табыла. Өлкән яшьтәге ир-ат янгын вакытында икенче каттагы балконнан кар көртенә сикереп төшеп котылган.

Ул таунхауста хатыны белән яшәвен әйтә. Күптән түгел аларга 29 яшьлек кызлары күченеп килә. Моңа кадәр ул берничә ел Колумбиядә яшәгән. Ир-ат сүзләренчә, кызлары Латин Америкасыннан бик үк адекват булмаган халәттә кайткан.

Ата-анасы аны наркотиклар куллана дип шикләнә. Фаҗига булган төндә алар кычкырган тавышка уяна. Кызлары бүлмәгә керә, кулында пычак була. «Ул наркотик кулланып, галлюцинация кичерү ихтимал», – ди сайт чыганагы.

Ир-ат кызының кулыннан пычакны тартып алмакчы була, тик булдыра алмый. Берничә минуттан бүлмәләрне төтен баса, беренче катта янгын башлана. Кызлары ата-анасына һөҗүм иткәнче, башта өйгә ут төрткән булуы ихтимал. Янгын тиз тарала, алар ишектән чыга алмый. Аңнарын югалта башлыйлар. Ир-ат икенче катка менеп, балконнан сикерә ала, хатыны һәм кызы һәлак була.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100