news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Йокла, балам...» - Ленар Кәшәфетдинов 9 яшендә вафат кызына шигырь багышлаган

news_top
«Йокла, балам...» - Ленар Кәшәфетдинов 9 яшендә вафат кызына шигырь багышлаган
Фото: Ленар Кәшәфетдиновның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

«Болгар Радиосы» һәм «Мәйдан» каналында продюсер булып эшләүче Ленар Кәшафетдинов социаль челтәрдәге барлык дусларын елатырлык, үзәк өзгеч видео яздырган. Әлеге роликта Ленар моннан ике ел элек арабыздан киткән кечкенә кызы Сәмирә турында шигырь укый, роликта сабыйның фото-видеолары да күренеп бара.

«Йокла, балам, йокла тыныч кына

Йокла көнен, караңгы төндә.

Син киттең дә бу якты дөньядан

Мин калдым шул ятим дөньяда.

Алсу йөзең инде сүрелмәгән,

Күзләреңдә калган нурларың.

Синсез үткән һәрбер көнем минем

Ачы минем язмыш юлларым.

Мин сагынам сине, алтыным

Кайгылардан сызылып йөрәгем

Сине уйлап, елап үтә көнем», – дигән юллар бар анда.

Сәмирә 9 яшендә йөрәк авыруыннан вафат булды. Сәмирәнең сабый чагыннан бирле яшәү өчен көрәшүе, соңгы минутлары хакында Ленар «Интертат»ка да сөйләгән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар