news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Йогуртлы туңдырма рецепты

news_top
Йогуртлы туңдырма рецепты
Салават Камалетдинов фотосы

Бу туңдырмага төрле җиләк-җимешләр кушсаң тәмле була.

Кирәкле ингредиентлар: 200 г 33% сөт өсте (сливки), 450 г йогурт (бернинди тәмләткечләр кушылмаган), 90 г шикәр оны (пудра), 1 чәй кашыгы ванилин, 200 г повидло (җиләк-җимеш пюресы), 50 г катырылган җиләк-җимеш.

Сөт өстенә шикәр оны һәм ванилин салып, миксер белән күпертергә. Аннары йогурт кушып, кашык белән бутарга. Шуннан соң җиләк-җимеш пюресы өстәргә. Мәсәлән, кибеттә сатыла торган манго пюресын куллану бу туңдырмага экзотик тәм бирәчәк. Ахырдан нинди дә булса катырылган җиләк-җимеш (караҗиләк һ.б.) салып, шулай ук сак кына болгатырга.

Әзер массаны берәр зур савытка, кәгазь яки пластик стаканнарга тутырып, бераз туңдыргычта тотарга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар