Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йөгерүче урынына «авыр аяклы» ядрә этүче дистанциягә чыгып, дөньякүләм «йолдыз»га әйләнде

news_top_970_100

Польшаның Краков шәһәрендә узган «Европа уеннары – 2023» бәйгесендә Бельгия җыелма командасыннан йөгерүче Анна Загре, җәрәхәтләр алу сәбәпле, каршылыклар аша йөгерүгә чыга алмый. Уен тәртипләре буенча, Бельгия командасы, ярышларда катнашмау сәбәпле, дисквалификацияләнергә һәм ярышлардан китәргә тиеш була. 

Иптәшләрен Жолиен Боумкво коткарырга алына. Ул йөгерүче түгел, ядрә этүче, әмма 100 метр йөгерергә була. Ул гомерендә дә йөгерешләрдә катнашмаган спортчы булу сәбәпле, билгеле, бик акрын йөгерә, әмма бер генә каршылыкны да төшерми. 8 миниатюр профессиональ йөгерүче арасында ядрә этүче Джолиен зур гәүдәсе белән аерылып тора.

Ул калган спортчыларга караганда бик акрын йөгерә, әмма бер генә барьерны да бәреп төшерми, шул сәбәпле, ике очко да ала.

Иң кызыгы – иң арттан килгән Жолиен бу йөгерештә иң начар нәтиҗәне күрсәтми. Швейцария спортсменкасы Дитаджи Камунджи «фальстарт» – алдан йөгерә башлау сәбәпле, дисквалификациягә дучар була. Шул рәвешчә, ул иң арттан килгән булып санала.

«Калган спортчылар бу рискка барырга теләмәде, шуңа күрә мин үземне корбан иттем. Мин моннан тәм таптым, чөнки мондый хәл гомергә бер була», – дигән ул. Кыз үзендә шаяртырга көч тапкан: «Бөтен кеше миңа карады. Әмма Бельгия югары дивизионда кала икән, минем тырышлык бушка китмәгән».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100