Багама Айгубов – 70 яшьлек спортчы, ул табиб-стоматолог булып эшләгән, гомер буе спорт белән шөгыльләнә. Авырлык кудыру буенча берничә тапкыр дөнья һәм илкүләм рекорд куйган. Ул Дагыстанның Муги дигән кечкенә генә авылында яши. Аңа 3 авылдашы һөҗүм иткән. Багама Айгубов чак кына исән калган. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.
Багама Айгубов – ябыгу буенча рекордчы. 69 яшендә ул 2 сәгатьтә 11 килограммга ябыгып рекорд куйган, диелә хәбәрдә.
Багаманың балалары Мәскәүдә яши. Ә үзе туган авылында ташландык медпункт бинасында тора. Аңа хакимият бу бинада яшәргә рөхсәт биргән. 6 ноябрьдә төнлә аның торагына чакырылмаган кунаклар бәреп керә.
«Тәрәзәне таш бәреп ватканнар, ишекне вата башлаганнар. Әти тавыш ишетеп уянган, ишекне ачып чыккан, җинаятьчеләр өйгә узган. Әти аларны танымаган, караңгы булган. Алар аңа арттан һөҗүм иткән, башына сукканнар», – ди кызы Мәрьям.
Чыныккан спортчы бабай каршы тора, җавап та кайтара, ләкин бераздан, җинаятьчеләр күбрәк булу сәбәпле, бабай каршы тора алмый.
«1,5 сәг буена яшь ир-атлар әтине кыйнап җәзалый. Исерек булганга һөҗүм иткәннәр – сорау алганда берни хәтерләмәүләрен әйткәннәр», – ди Мәрьям.
Кыйнап туйгач, ир-атлар чыгып китә. Багама видео төшереп, кызына җибәрә. Аннары беркемгә дә сөйләмәскә, авылдашларына да белдермәскә була. Якыннан узып баручы участковый тәрәзә ватык булуын күреп, бинага керә. Идәндәге кан күлләвеген күрә, җинаять эше ачыла. Ләкин Багама барыбер гариза язмый. Эшне факт буенча ачалар.
Аннары бабайның өенә бәреп керү очраклы булмау ачыклана. «Тикшерү бармый, алар иректә йөри, «кирәкле» туганнары килеп чыккан. Әти үз өендә түгел, медпунктта яшәгәнгә, полиция тикшерү эшенә «әти белән алар урамнан барганда очрашып сугышкан» дип яза», – ди Мәрьям.
Багама үзен яклап маташканда, яшь ир-атларга ясаган яраларны да һөҗүм итүчеләр үз ягына бора – имеш, бабай аларга үзе һөҗүм иткән. Ләкин авыл халкы Багамага ышана.
Мәрьям, гаделлек эзләп, матбугат чараларына мөрәҗәгать иткән. Ул, җинаятьчеләр җәзага тартылырга тиеш, дип саный, диелә хәбәрдә.