
Йөрү, йөгерү, йөзү – бу универсаль активлыклар. Алар йөрәк һәм кан тамырлары сәламәтлеген саклау һәм тормышның актив чорын озайту өчен кирәк дип санала. Ләкин йөгерү турында сораулар күп. Әгәр кешенең артык авырлыгы булса, йөгерү белән интенсив шөгыльләнү бик тиздән буыннар хәлендә чагылачак – тезләре авырта башлаячак. Йөгерү белән шөгыльләнергә уйласагыз, сәламәтлеккә зыян китермичә моны ничек һәм кайчан эшләү яхшырак икәнен «Российская газета» яза. Бу хакта Пирогов университетының Аналык һәм балачак институтының факультет терапиясе кафедрасы доценты Федор Евдокимов сөйләгән.
Әгәр дә без кинәт барлыкка килгән һәм зур физик көч таләп иткән йөгерү турында сөйлибез икән (мәсәлән, әгәр соңгы автобусны куып җитәргә туры килсә, яки сез каядыр соңга калып, бөтен көчегез белән тизләнәсез икән), мондый йөгерү зарарлы булып санала, һәм аны минимальләштерергә кирәк. Мондый очракларда йөгерү кешенең эмоциональ фонына тискәре йогынты ясап кына калмый, ә организмның барлык системаларын, беренче чиратта, йөрәк-кан тамырлары системасын, артык киеренкеләндерә.
Әгәр даими йөгерү турында сөйләсәк, күпчелек очракта ул бөтен организмга уңай йогынты ясый. Кеше организмы –бик катлаулы механизм. Йөгерү диванда ятудан күпкә яхшырак, әмма йөкләнеш артык, алҗыта торган түгел, ә көчтән килгәнчә булырга тиеш.
Йөгерү һәм башка физик күнегүләр алмашу процессларын яхшырта һәм, дөрес тукланганда, артык тән массасы, шулай ук алиментар тайпылышлар (мәсәлән, дислипидемия) барлыкка килүгә комачаулый. Ләкин бөтен организмның һәм аның аерым тукымаларының картаюын бары тик йөгерү генә туктата алмый.
Йөгерү, башка даими физик активлыклар кебек үк, кешегә үзен көчлерәк хис итәргә ярдәм итә. Монда тренировкалар, шул исәптән йөгерү, нәкъ менә йөрәк һәм кан тамырларының компенсатор үзлекләрен арттыру хисабына ярдәм итә ала. Асылда, бу «яшьлекне озайту» турында сөйлибез.
Теләсә нинди күнегүләр белән шөгыльләнгәнче, башта табиб белән киңәшергә кирәк. Йөгерү организмның компенсаторлык сәләтен арттырып кына калмый, ә компенсаторлык сәләтләренә дә зыян китерергә мөмкин. Кешенең әлегә күренми торган авырулары булырга мөмкин. Ә кинәт йөгерә башлагач, авыру ачыклана ала. Кискен декомпенсация башлана, һәм тышкы яктан сәламәт кеше кинәт авыруга әйләнә, диелә хәбәрдә.
- Компенсатор сәләт – бу организмның яки системаның зыянны яки бозылу нәтиҗәсендә барлыкка килгән югалтуларны калган ресурсларны кулланып яки функцияләрне яңадан бүлеп каплау сәләте.