Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Йөгереп чыкты да анасының мәетен күрде». Яшь хатынны вәхшиләрчә үтергәннәр

news_top_970_100
«Йөгереп чыкты да анасының мәетен күрде». Яшь хатынны вәхшиләрчә үтергәннәр
"Татар-информ" архивы

10 июль кичендә Ачинск шәһәрендә фаҗига була. 5 кешелек төркем подъезд янында ял итә. Бераз «салалар», сөйләшәләр, шаһитлар сүзләренчә, үзләрен тыныч тоталар. Өйдән исерек ир-ат чыга, бу кешеләр янына килә. Талаш башлана, аннары кешеләр таралыша. Алар утырган урында канга баткан яшь хатын гәүдәсе ятып кала. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Тикшерү комитеты белешмәсе буенча, барысы да мизгел эчендә була. Әлеге йортта яшәүче ир-ат һәм подъезд янында ял итүче төркем арасында талаш тиз чыга. Аннары пычак барлыкка килә. Ял итүчеләр арасындагы ир-ат яшь хатынны якламакчы була, тик аның кулына сугалар. Аннары ир-ат яшь хатынга 2 тапкыр пычак кадый – күкрәгенә һәм корсагына. Хатын үлә. Ир-ат үзе беркемне дә үтерергә җыенмавын әйтә. Имеш, урамга хатынын каршы алырга чыккан, ул бу исерек компаниядән шикләнгән.

Шаһитлар сүзләренчә, җинаятьче аннары гаебен таныганмы, әллә «башы киткәнме» – ул җинаять урынындагы урындыкта канлы килеш елап утырган.

Мәрхүмә хатын – 33 яшьлек Наталья Е. Якын танышы сүзләренчә, Натальяның үлүен беренче булып олы кызы белгән.

«Кызы бу вакытта күрше йортта иде. Аннары ул ишегалдына йөгереп чыкты да әнисенең мәетен күрде. Аннары миңа шалтыратты, шашынып елый иде. Натальяның кече кызы да бар. Аларга хәзер мин ярдәм итәм», – ди Ольга.

10 һәм 13 яшьлек ятимә кызлар хәзер әбиләрендә, әлегә ни булганын аңлап та бетермиләр. Үсмер кызлар әбиләре белән калырга тели.

Яшь, матур һәм әле яшәргә дә өлгермәгән Наталья кызларын ялгызы тәрбияли. Ул тыныч, акыллы кеше була.

«Наташа гел кешеләргә ярдәм итте, якыннарына да, танышларына да. Аңа төн уртасында шалтыратсаң, йөгереп килеп җитә иде. Үз балаларын да, чит кешенекен дә яратты. Юрист булып эшли иде», – ди танышлары.

Яшь хатынны үтерү сәбәбе әле билгеле түгел. 51 яшьлек үтерүче белән Наталья ник талашканы ачыкланмаган. Танышлары сүзләренчә, Наталья исерек талаш ясый торган кеше түгел.

«Наташаның җитди начар гадәтләре юк. Социаль челтәр кулланучылар хәмер белән бәйләсә дә, бу – аның турында түгел. Ул исереп йөрмәде, танышлары белән сирәк кенә, бәйрәмдә эчәргә мөмкин иде. Компания урындыкта утырып торган. Ачинскида күпләр шулай утыра», – ди танышы Олег.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100