Йога (Кәрим Кара)
Башында акылы булган бар кеше үз сәламәтлеген кайгыртырга тырыша. Меңәр еллар кешелек тазалыкны ныгыту юлларын эзләгән, тәҗрибә юлы белән тапканнарын билгеле бер тәртипкә салган. Кемнәрдер үләннәр белән дәвалана. Йөгерү белән мавыгучылар да күп.
Бар чирләрне дә йөгереп узып китәргә була икән. Гомумән, иртән торып иренми генә гимнастика ясаган адәмнең дә сәламәтлеге бермә-бер арта, дип раслый табиблар. Менә тагын Иванов системасы бар. Анысы бигрәк тә гади. Ахмалга төшеп күнегүләр ясыйсы юк. Иртән торып ишегалдына чыгып җиргә басасың да, шалт бер чиләк чишмә суын баштан! Бар күзәнәкләр уянып китә. Уяныр инде, салкын суны капла да башыңа. Кыш көне дә нәкъ шулай кыланасы. Тик карга басасың ялан тәпиләрең белән. Бераз йөгереп килсәң дә була кар өстеннән, файдасы күбрәк булсын өчен.
Ну миңа бармый бу система. Салкыннан куркам мин. Менә күршедә яшәгән яшь килен шул Иванов артыннан иярсен иде дип телим. Иренә дә бу методның гаять файдалы булуы турында берничә тапкыр сөйләгәнем булды. Бәлки хатынына йогынты ясар. Ул чакта мин койма ярыгыннан гына күз төшерер идем киленнең су коенганына.
Ач торучылар бар дөньяда, ләмгә күмелеп ятучылар, елан ашаучылар, туктамый биегәннәр, я киресенчә, сәгатьләр буе кузгалмый утыручылар. Яшь бара, тукта, мин әйтәм, миңа да уйларга вакыттыр үземнең сәламәтлегем турында. Нәрсә туры килә – шуны ашап, бигрәк тә майлы калҗаларга, камыр ашына басым ясап, кендек тирәсеннән кабара башлады. Төртмә теллеләр хатын-кызлар белән чагыштыралар, нәләтләр. Югары оч Миңлебикәнең көмешкәсен, чатан Чтапанның самопалын, техник спиртын чөмерүләр дә файдага булмагандыр. Өстәвенә, көн-төн паровоз шикелле тәмәке көйрәтәм. Азагы бик начар бетүе бар. Я урын өстенә ятарсың. Ул чакта карчык мине ничек мунчада юындырыр? Чанага салып тартып алып барса гына инде. Шундый куркыныч уйлар кичекмәстән бер-бер чара табарга этәрделәр мине.
Башта, әлбәттә, сәламәтлеккә кагылышлы хезмәтләр белән таныштым. Яңаларына күз дә салмадым. Хәзер нәрсә сөйләсәләр – барысы ялган. Урамга чыксаң алдыйлар, кибеткә керсәң талыйлар, өеңә кереп юк кына пенсия акчасын урлап чыгып китәләр. Телевизор турында әйтмим. Кайдан табыла бу кадәр ялганчылар, чәчеп үстерәләрме үзләрен? Минем, мәсәлән, хатыннан башка кешене алдаганым юк. Анысы үз кеше, ярый торгандыр.
Төрле-төрле китаплар актарам, укыганнарның мәгънәсенә төшенергә тырышам. Тәки эзләп таптым бит күңелгә ошаганын. Моннан меңәр еллар элек барлыкка килгән, йөзләрчә буыннар тарафыннан сыналган йога системасы иде ул. Тагын шул ягы да бар, бу система белән шөгыльләнгәндә тиле кеше кебек урман-кырлар буенда чабып йөрисе түгел. Өйдә генә утырасың, ә синең сәламәтлегең артканнан-арта, яшәргәннән-яшәрәсең, хатының танымый башлый үзеңне, күрше-тирәләр шаккаталар, әкәмәт инде менә.
Кирәкле китапларны эзләп таптым мин. Җәйге матур көндә Аллага тапшырып, шөгыльләнүләрне башларга булдым. Иң башта хатынны кисәттем.
Син уң як күрше Галимәттәйләргә кереп чык. Сөйләшеп сүзең бетмәгәндәй булса, Сара кодагыйларга сугыл. Минем бик мөһим эшләрем бар, – дидем.
Чөнки бу алымны аулакта гына өйрәнергә кирәк икән. Якын-тирәдә шау-шу, шаһитлар булмасын. Ә хатын берәр ахирәтенә юлыкса, ярты көн кайтып күренми инде ул. Икесе белән очрашса, көн үтте диген.
Кушылганча мендәр өстенә утырып, төп бүлмәдә ачтым белем тупланган кадерле китапны. Күзләргә килеп суклыккан сүзләре «яма», «нияма» булды. Төшенмәдегезме? Башта минем дә зиһен эшкәртә алмый каңгырды монда языланнарны. Беренче сүзен ничек гадиләштереп аңлатырга икән? Гомер алдашмаска кушылган. Монысын гына булдырырбыз. Алдашырга бик кирәк чакта, башны сантыйга салып, бер сүз дә дәшми торырга була ич.
Бар терлек ияләрен яратырга диелгән дәвам итеп. Менә шул җөмләгә кереп баттым инде мин. Сыер-сарыкны яратам, ә менә бүре, елан ишеләргә дә мәхәббәт өләшергә тиешменме? Чукынсын, көн дә бүре белән очрашмыйсың әле, дип алгарак киттем.
Бар кешеләрне үзеңнән артык күреп яратырга тиеш йога белән дәваланучы. Соң мин Америкадагы Трампны да яратырга тиешменме? Йөзен күрүгә ачу кабара башлый. Ну ярар, ерак китмик. Менә мине эштән куган авылдашым көн дә тәрәзә каршыннан үтә. Мыскыллап елмая әле үзе. Хәзер мин шуңа каршы чыгып төче елмаерга, матур-матур сүзләр әйтергә тиеш булып чыгамы? Соң йөзгә-йөз килсәм, колак төбенә тондырып, чәнчелдереп җибәрәм ич мин аны. Болай да чак тыелып йөрим. Җае гына чыкмый. Ә китап әйтә, алай ярамый, аларның энә очы кадәр дә гаебе юк икән синең алда. Синең язмышыңда сынау булган ул, барысына үзем гаеплемен икән. Сине салып таптаган дошман гаепле түгел, ә аның үкчәсе астында боргаланган син гөнаһ иясе икән. Ә теге заманнарда фашистлар белән ничек? Барыбызга кул күтәрәсе булганмы? Ну бу кадәресен күтәрә алмады йөрәк, читлектән чыгардай булып тибәргә тотынды.
Нәрсә, нәрсә, ихтыяр көчем бар минем. Үземне ешрак сулу алырга, тынычланырга мәҗбүр иттем. Бер тын почмакка текәлеп утырдым. Әле бит мин төп дәвалау битләренә барып җитмәдем. Анда нәрсәләр дип язылды икән?
Бармакларны төкерекләп битләрне актарам шулай. Зур хәрефләр белән язылган сүздә тукталдым. «Асана» дип мөһер хәрефләре тезгәннәр. Мавыгып китеп укырга тотындым. Укыган саен күңел күтәрелә, зиһен ачыклана. Баштан ук шуннан башлыйсы булган. Нәкъ сәламәтлекне ныгытырга өйрәткән битләр икән. Минем төсле мендәр өстенә утырасың, гәүдәнең утырышларын үзгәртеп авырткан әгъзаларга игътибарыңны юнәлтәсең. Минем очракта янган ашказанны күзаллыйсың инде. Монда төрле сыйфатка кергән йог рәсемнәре белән тулган битләр. Сакаллы адәм я башында тора, я күпер төсле кул-аякларын җәеп төшкән. Кызыксынып караган кешеләргә төрлесе бар.
Мин, булгач берәгәйле булсын дип, иң катлаулы бер асананы сайлап алдым. Монысында теге сакалбай шакмакка әйләнгән дә куйган. «Сразы сизелер моның файдасы», – дип теге адәмчә кыланырга тотындым. Башта уң аякны тырыша-тырмаша муенга салдым. Аннан сул кулны арка аша үткәреп бот тирәсенә кыстырдым. Сул аякны кул өстенән үткәреп уңына эләктердем. Уң кул белән шул тәпине ипләбрәк куйыйм дип сузылган идем, гәүдә белән аяк арасына җәтмәгә эләккәндәй эләкте уч. Ни аякларны алып булмый, ни куллар ычкынмый, бары бармакларны селкетә алам. Мин дә шакмакка әйләндем дә куйдым. Уңга таба, сулга таба тәгәрәп карыйм, бер үзгәреш юк. Кул-аяклар оеган төсле булды. Кысылгач ни, тамырлардан кан йөрми инде.
«Менә шунда икән үлемем...» – дип кот очты. Ә нинди изге теләк белән башланган эш иде бит! Тагын бераз чыбала алмый ятсам ни булыр иде, ярый ишектә карчыгым күренде. Галимәттәй каядыр барыга ашыккан, сүзләре бүленгән икән.
Ярты өлешең кайда булды, карткаем? – ди бу битләрен учлап.
Булганы барысы шушында, тәртипкә салып таратасы бар, – дип мыгырдандым мин.- Йомгакның берәр очын табып, ычкынырга булыш әле, – дип ялындым. Теге очып килеп, кул-аякларны тарткалап караган булды, берни килеп чыкмады.
Эндәш берәр ир-ат, – дип боердым мин сызлануларга чыдый алмый. Күршеләр Гали белән Вәли килеп керделәр. Гаҗәпләнеп берничә тапкыр урап чыктылар болар мине. Шуннан Вәли әйтә:
Менә бу кулын терсәк тирәсеннән киссәк, ычкынырга тиешле.
Гали әйтә:
Тиеш, имеш, юк имеш, менә бу аягын балта белән чабабыз да...
Ит базарында йөриләрме ни, шулпай сөйләшәләр-киңәшләшәләр.
Юк-ук! - дип шырыйлап кычкырып җибәрдем мин. - Башны чапсагыз чабыгыз. Аяк-кулларны бирмим.
Ничек итсә итеп, чак чыбытып алдылар болар мине. Пенсиядән сыйларга булып озаттым егетләрне. Шул көннән йога дигәннәреннән күңелем кайтты. Татарча берәр дәвалау алымы юкмы икән ул?..