Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Йодрык кадәрле генә күкрәгенә пычак кадаган». Яшь әни 3 айлык улын үтергән

news_top_970_100
«Йодрык кадәрле генә күкрәгенә пычак кадаган». Яшь әни 3 айлык улын үтергән
"Татар-информ" архивы

8 августта Анапада «Автомобильче» бакчачылык ширкәтендә 20 яшьлек хатын 3 айлык баласын үтергән. Тикшерүчеләр аның адекват булу-булмавын тикшерә. Җинаять эше ачылган. «Йодрык кадәрле генә күкрәгенә пычак кадаган», дип яза «Комсомольская правда» .

«8 августта иртән әни кеше сабый баласы белән өйдә була. Ул малайның күкрәгенә пычак кадый. Бала шунда ук үлә. Аннары хатын үз-үзенә кул салмакчы була», – дигәннәр Красноярск крае буенча Тикшерү идарәсендә.

Бу хатын Анапада туганнарында яшәгән. Туганнары өйгә кайткач, бала мәетен һәм аның анасының ярымтере гәүдәсен күргән. Алар шунда ук «ашыгыч ярдәм» һәм полиция чакырган. Урынга килгән табиблар баланың үлемен раслаган, аның анасын хастаханәгә алып киткәннәр.

Әлеге хатын йөкле вакытында җинаять җаваплылыгына тартылган булган. Ул корсаклы килеш наркотиклар таратып йөргән.

«Якынча ачыкланганча, 2023 елның апрелендә бу хатын наркотиклар тараткан өчен җинаять җаваплылыгына тартылды. Ул йөкле булу сәбәпле, суд җәзаны үтәүне кичектерде», – дигәннәр Красноярск крае прокуратурасының матбугат хезмәтендә.

Баланың атасы бу гаиләнең тормышында һәм сабыйны тәрбияләүдә катнашмаган.

Хәзер хатын хастаханәдә сак астында, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100