Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кеше организмына йод җитмәвен гади ысул белән ничек ачыкларга?

news_top_970_100
Кеше организмына йод җитмәвен гади ысул белән ничек ачыкларга?
Гөлүзә Василова

«Кызыл таң» сайтында «Мең дә бер киңәш» рубрикасында кеше организмына йод җитмәвен ачыклауның гади ысулы тәкъдим ителгән.

Ә йод җитәмәүне ничек ачыкларга соң? Йод челтәре ничә сәгатьтән юкка чыгарга тиеш? Билгеле булганча, беләккә йод челтәре (йодовая сетка) ясап, организмга йод җитмәвен ачыклап була. Моның өчен 5 процентлы йод эремәсе генә кирәк. Әгәр дә сүз 5 яшькә кадәрге балалар турында барса, алар өчен 2,5 процентлы эремәне кулланырга кирәк.

Тест үткәрү алдыннан бу элементка аллергия юкмы икәнен тикшерергә кирәк. Моның өчен муенга яисә күкрәккә йод белән сызып карарга кирәк. Ун минут эчендә тәндә кызарган урыннар булмаса, аллергия юк, дигән сүз.

Йод челтәрен йөз, йөрәк тирәсеннән башка, теләсә кайсы урынга сөртергә мөмкин. Әгәр дә йод тәнгә якынча бер тәүлек, яки аннан да күбрәк вакытта сеңгән икән, сез – организм йодка югары ихтыяҗ кичермәгән азсанлы бәхетле кешеләр исемлегендә.

Әгәр йод челтәре 6-8 сәгатьтән соң юкка чыкса – йод җитми, әмма аның дефицитын йод азыгы, яки йодлы тоз ярдәмендә тулыландырырга мөмкин.

Әгәр челтәр 2-4 сәгать эчендә юкка чыкса, сезнең эшләр хөрти һәм сезгә ашыгыч рәвештә табибка мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә.

Организмга йод җитмәү бик күп авырулар чыганагы булырга мөмкин. Әлеге элементның җитмәвен түбәндәге үзенчәлекләргә карап билгеләп була: йокы килү, начар хәтер, апатия, депрессия, хәлсезлек, тешләр, тырнаклар һәм чәчләр торышы начарлану, тире кибү, баш авырту, хәл бетү, ишетү сәләте начараю, йөрәк авыруы.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100