Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Инженер-проектировщик Артур Галимҗанов: «Татар китабы йорты буш урында төзелмәде»

Казан шәһәренең Островский урамында элеккеге Шәриф Камал музей-йорты бинасы Татар китабы йорты буларак ачылды. Тарихи бинаның реконструкция проектын ясаган инженер-проектировщик Артур Галимҗанов «Интертат»ка бинаның ничек торгызылуы хакында сөйләде.

news_top_970_100
Инженер-проектировщик Артур Галимҗанов: «Татар китабы йорты буш урында төзелмәде»
Салават Камалетдинов

Тарих эзләрен саклаган бина

2019 елның 1 июнендә элекке Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатирында Татар китабы йорты ачылды. Конструктор Артур Галимҗанов сүзләренчә, революциягә кадәр бинада сәүдәгәрләр гомер иткән. 20нче елларда ятим балалар өчен интернат, соңрак коммуналь фатир булган: йортта төрле язучылар, танылган шәхесләр яшәгән. Китапханә дә булган.

1920-1940 елларда бу йортта Нургали Надеев исемле атаклы шәхес яшәп киткәнлеге дә мәгълум. Ул Муса Җәлилнең укытучысы булган.

1950нче елдан башлап бина Шәриф Камал исемендәге музей итеп игълан ителгән. Музей 2007 елга кадәр эшләгән. Аннары авария хәлендә дип тапканнан соң, япканнар һәм экспозицияләрне Тукай музеена күчергәннәр. Яңадан реконструкция ясатыр өчен ун елга якын акча бирелгәнен көткәннәр.

Йортның үзенчәлекле бизәкләре ни сөйли

Документларда бина 1905 елда төзелгән дип язылган. Әмма бу дата белән бераз буталчыклар бар. Кайбер китапларда һәм бина фасады өстендә бинаны төзү вакыты 1908 дип язылган. Бу төрлелек төзелеп беткән бинаның документларын теркәү вакыты белән бәйле булган дигән фараз бар.

Бинаның ХХ гасыр башында ясалган фоторәсеменә караганда, тәрәзә өстендә бизәкләр, фронтонда (ягъни тышкы фасад өстендә) «МИ» инициалларына охшаган туграсы булган. Бинаның хуҗасы Иванов фамилияле сәүдәгәр булса, ә йорт исә шул сәүдәгәрнең хатыны Мария Иванова исеменә теркәлгән булган. Туграда аның инициаллары язылган дип фаразлана.

Тугра совет чорында бетерелгән булган (бәлки, аны буржуазия символы итеп күргәннәрдер) һәм ул реконструкция барышында кире кайтарылган.

Фронтонда имән ботаклары сурәтләнгән тагын бер кызыклы һәм сирәк очрый торган элемент бар. Чөнки архитектура стильләре чит илләрдән килә һәм биналар бизәлешендә күбесенчә лавр, кипарис, көньякта үскән агачларның ботаклары кулланылган.

Тагын шунысы кызыклы, имән ботакларыннан тыш бизәкләрдә яшелчәләр, алма сурәтләре дә булган. Алар байлыкны, иминлекне аңлата дип фаразлана.

Ишек өстендә оста кулы белән ясалган бизәкле элемент та күзгә ташлана. Ул — төрки халыклар яшәгән тирмәләрне җыйганда кулланыла торган каеш.

Шунысын ачыклап үтәргә кирәк, башлыча дөнья архитектурасына төрки, татар халыкларының төзелеш элементлары кергәнен күрәбез. Төрки халыклар тирмәләрдә (ягъни юрталарда) яшәгәннәр. Тирмә ул нәрсә? Таяклардан каркас җыйганнар да, өстеннән тукыма белән каплаганнар. Шул тукыманы каркаска каеш белән бәйләп куйганнар. Кайчакта ул бер тишектән чыга, икенче тишеккә керә, шулай тоташа. Менә ишек өстендәге шул элемент та үрелеп барган каешка охшаш.

Татар китабы йортындагы тәрәзәләр өстендә ясалган түгәрәк элементларны да тирмә ишегенә эленгән һәм керер өчен җыелып куелган тукыма имитациясе дип аңларга була.

Шунысын әйтергә кирәк, элегрәк агачтан ясалган тәрәзә ачыла торган булган. Реконструкциядән соң тәрәзә ачылмый.

Бинаның капкасы да элеккечә калган. Реконстукция вакытында бизәкләр югалмаган. Өстендәге касә, хайван һәм аҗдаһага охшаган сын, шулай ук комган кебек элементлар аңа үзенчәлекле төсмер бирә. Түбә кырыендагы коймасы да матурлап, бизәкләп ясалган.

Фасады ак һәм сары төсләргә буялган бина кояш баеганда әллә каян балкып күренә.

Бина янындагы серле арка

Бина янындагы арканың ни өчен ясалганы аңлашылмый. Чөнки йөз ел элек тә, бина төзелгәч тә, аның янында арба яки машина үтәрлек юл булган. Кешеләр шул юлдан гына түгел, арка аркылы да йөри торган булган.

Арканың сул ягында кызгылт төстә дивар бар. Аерым торучы әлеге кечкенә диварга гадидән алып, катлаулы формалы 8 төрле кирпеч кулланылган,

Хәзерге вакытта шул диварга карап, аның берничә тапкыр төзелеп сүтелгәнен күреп була. Чөнки диварның өстендә уелган урыны ахыргы рәт белән тоташмый. Арасында измәсе дә юк. Нишләп шулайдыр, ул, билгесез бер сер булып калган.

Могъҗизага тиң реконструкция проекты

Проектны ясар алдыннан иң элек бинаны торгызып булу-булмавын тикшерәләр, нәрсәне төзәтергә кирәклеген ачыклыйлар.

Тикшерү барышында канализация сулары агып яту нәтиҗәсендә бинаның фундаменты какшаганлыгы билгеле була, чөнки аның астындагы туфрак йомшарып, сазлыкка әйләнгән.

Реконструкция барышында фундамент ныгытылган. Моның өчен ике-өч метр тирәнлектә чокыр казырга туры килгән. Казу эшләре башлангач тәрәзәләр астында ниндидер иске бинаның элементлары килеп чыккан. Бу инде биредә элегрәк бина булганны аңлата. Ә табылган бинаның гөмбәз сыман элементлары булганга, бу кеше яшәгән йорт түгел, ә бәлки склад, тоннель, мунча яки сату киоскы кебек әйбер булуы мөмкин дип фаразлыйлар.

Реконструкция барышында дивар ярыкларын, тузган кирпечләрне дә алыштырырга туры килгән. Шулай ук дивар ныграк булсын һәм бүтән ярылмасын өчен аны аркылы тишеп, эченә махсус измә тутырганнар. Җентекләбрәк карасаң, урам ягыннан ныгыту тишекләрен абайларга була.

Яңадан торгызылганда бинаның түбәсе дә бик хәрәбә хәлендә булган.Калайлары искергән, бина эченә яңгыр-кар сулары үткән, морҗаларына чүп тулган, шул рәвешле фронтон бизәкләре дә кырылып, юкка чыга башлаган. Хәзер түбә яңадан эшләнгән, калайлары яңартылган.

Бинаның аркылы киселешен карасаң, анда кирпечтән салынган ике тышкы дивар бар. Алар 800 миллиметр калынлыкта. Өстендә агачтан ясалган ферма дип аталучы өчпочмаклы корылма тора. Ә ферманың кырыйлары исә череп бетеп, ишелә башлаган. Ә түбәнең бөтен авырлыгы шул юка дивар аша беренче катның зур бүрәнәсенә төшкән. Идәнне тотучы бүрәнәләр череп бетеп, бераз гына сынмыйча калганнар.

Мәсәлән, ниндидер иске бинаның түбәсеннән су ага икән, аны авария хәлендә дип игълан итәләр. Ә биредә аны яңадан торгызырга кирәк иде. Тәҗрибәле белгечләр ярдәмендә проект ясалды. Бу катлаулы проектның уңышлы булуы хәтта бераз могъҗиза булды.

Коридорлардагы һәм кечкенә бүлмәләрдәге түшәм коточкыч хәлдә булып, аннан су үтеп диварларга бик күп зыян салган. Шунысы сөенечле, үзәк зал һәм Шәриф Камал торган бүлмәләр могҗиза ярдәмендә яхшы хәлдә сакланып калган һәм бизәкләре җуелмаган.

«Гарантия 50 ел, ләкин ул озак торырга тиеш»

Артур әфәнде, гидроизоляция ясалды дидегез. Аның мәгънәсе нидә?

Җир астыннан су үтсә, ул бит кыш көне туңа, яз көне эри. Шуның нәтиҗәсендә дивар коела башлый. Гидроизоляция ясау шуны тоту өчен кирәк. Эчендә ниндидер тимер кисәкләре, элементлар булса, судан коррозия башлана. Су — биналарның иң зур дошманы.

Ни өчен реконструкция барышында түбәсен агачтан ясаганнар? Хәзер бит заманча материаллар да бик күп.

Чөнки бинаның тарихи кыйммәте булганлыктан, аның түшәмен сакларга кирәк иде. Әгәр дә түбәсен сүтсәк, түшәме коелыр иде. Бу бик катлаулы мәсьәлә. Бик озак баш ватып ясадык. Түшәм һавада эленеп тора алмый бит.

Хәзер бу эшкә нинди дәя бирә аласыз? Бүгенге көндә бина куркынычсызмы, ничә елга гарантия бирә аласыз?

Норматив документлары буенча, гади җаваплылык категориясенә кергән бина иң кимендә 25 ел торырга тиеш. Безнең очракта бинада ниндидер химик технология юк, шуңа, төгәлрәк әйткәндә, 50 ел тора ала. Анысы да бераз формаль саннар, 50 ел үткәнгә генә бина җимерелми, әлбәттә. Ул озак торырга тиеш. Хәзер гидроизоляция, отмосткалар, түбәләре яхшы итеп ясалган. Иң мөһиме, түбәнең калайлары яхшы булуы. Түбәне ясауда кеше факторы бар. Проектны яхшы ясарга була, эшчеләр начар итеп ясасалар, монда берни эшләп булмый.

25 елдан соң бина белән нәрсә эшләргә кирәк була? Экспертиза, реконструкция, тикшерү кирәк буламы?

Кызык сорау. Гарантия сроклары узгач, белгечләр тикшерүләр үткәрәләр. Моны эксплуатация хезмәте яхшырак белә. Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре карап чыгалар, отчет язалар.

Бинаның үзенчәлекләре нәрсәдә? Планировкасы кулланышка уңайлымы?

Үзенчәлекләрен әйтергә кыен. Бина кебек бина. Иң игътибарны җәлеп иткәне — арка. Ни өчен ясаганнар аны — аңламадым, йөз ел элек тә бина янында юл салырлык урын булган. Эвакуация өчен баскыч ясамаулары да сер булып калды.

Беләсез бит, бездә бер кеше проект ясый, 100 кеше тикшерә, төрле үзгәрешләр кертә башлый.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100