news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Инвестицияләр аша акча эшләргә тырышкан 76 яшьлек ханым 2 млн сумнан колак каккан

news_top

Татарстанның Алабуга районында 76 яшьлек хатын-кыз инвестицияләр белән акча эшләргә тырышып караган һәм мошенниклар корбаны булган. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бер көнне пенсионер интернетта инвестицияләр аша өстәмә табыш алу турында белдерү тапкан. Кызыксынып, күрсәтелгән номерга хәбәр язып җибәргән.

Инвестиция компаниясенең ялган хезмәткәре киңәшләре буенча күрсәтелгән счетларга акча күчергән. Ул үзенең шәхси генә түгел, шулай ук туганнарыннан бурычка алган акчаларны да аферистлар счетына салган.

Соңрак хатын-кыз инвестиция компаниясенең сайты ялган икәнен белгән һәм мошенникларның корбаны булуын аңлаган. Шулай итеп ул 2 млн сумнан артык акчасын югалткан. «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар