Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Инвалидлык группасы ясаган Татарстан табибы ришвәт алуда тотылган

Татарстанда полиция хезмәткәрләре законсыз акча алуда шикләнелгән медицина учреждениесе хезмәткәрен тоткарлаган. Хастаханә бүлегенең элекке мөдире акчага ялган медицина документлары ясаган.Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

news_top_970_100
Инвалидлык группасы ясаган Татарстан табибы ришвәт алуда тотылган

Оператив-эзләү чаралары барышында, Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре шуны ачыклаган: хастаханә бүлекләренең берсенең мөдире, инвалидлык группасы ясаган өчен, “шизофрения” диагнозы булган гражданнардан акча алып яткан.

Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре, табибның үз кабинетында, Казанда яшәүчедән инвалидлык группасы өчен 50 мең сум акча алганын белгән. Аннары табиб, эштәге элемтәләреннән файдаланып, бер елга инвалидлык рәсмиләштерергә булышкан.

Полиция хезмәткәрләре җинаятьтә шикләнелүченең барлыгы 150 мең сум күләмендә өч тапкыр ришвәт алганын ачыклаган. Табиб, шулай ук, 50 мең сумга берәүнең учетта торган улының авыруы булмавы турында белешмә ясап биргән. Май башында элекке мөдир тагын бер кешедән 50 мең сум акча алган. Анда ул бер-ир-атның психикасында тайпылышлар булмавын күрсәтеп, эшкә керү һәм автомобиль йөртү таныклыгы алу өчен белешмә әзерләп биргән, гәрчә 2005 елдан бирле аның табиб-психиатрда күзәтүдә булганын белсә дә.

Әлеге фактлар буенча, Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе тарафыннан, Россия Җинаять кодексының 290 нчы маддәсенең 2,3 нче өлешләре ( ришвәт алу) буенча җинаять эше ачылган. Бу маддә буенча максималь җәза 7 елга кадәр иректән мәхрүм итү булырга мөмкин.

Шикләнелүче гаебен өлешчә таныган. Тикшерүче үтенече буенча, аңа карата өй аресты чик чарасы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100