Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Инвалид кызны үтерүдә шикләнелгән иргә элекке хатыны идеаль характеристика биргән

Васильево бистәсендә яшәүче Сергей Макаров ДЦПлы 2 яшьлек кыз баланы үтерүен кире кага, баланың әнисе һәм туган апасын кыйнавын да танымый. Бу хакта KazanFirst яза.

news_top_970_100
Инвалид кызны үтерүдә шикләнелгән иргә элекке хатыны идеаль характеристика биргән
KazanFirst

Татарстан Югары суды залы каршында бик борчулы кыяфәттәге ханым әрле-бирле йөренә. Ул процесс вакытында үзен төшерүне катгый рәвештә тыя, журналистны күз уңыннан ычкындырмый, әледән-әле: «Сез фотога мине төшердегезме?» – дип сорый. Бу – Диана Макарова, ДЦП синдромлы 2 яшьлек баланы вәхшиләрчә үтерүдә гаепләнүче Сергей Макаровның элекке хатыны. Суд утырышы турында, тәфсилләп, KazanFirst сайтында Аделя Рәхмәтуллина яза.

Тикшерү версиясе буенча, Макаров үзе белән яшәүче хатынның баласын кыйный, алган җәрәхәтләрдән бала үлә. Аның үлем белән ничә көн көрәшүе хәзергә кадәр билгеле түгел. Кыз мөстәкыйль рәвештә хәрәкәтләнә дә, хәтта үрмәли дә алмаган, бары башын гына аз-маз боргалаган. Күп вакытын препаратлар белән, йоклап үткәрә торган булган.

Йөрәк өзгеч фаҗига Татарстанның Яшел Үзән районы Васильево бистәсендә килеп чыга. 15 май көнне Макаров бергә яши торган хатыны янына гафу сорарга килә. Аңа кадәр, 9 май көнне, ул «белая горячка» тәэсирендә Надеждага һәм аның апасына пычак белән ташлана: бик исерек була, хатыннарны башка исемнәр белән атый һәм «миңа хыянәт итәләр» дип кычкыра. Нәтиҗәдә, пычак белән ике хатынның тәненә, шул исәптән, йөзләренә дә – барысы 55 җәрәхәт сала. Шуңа да карамастан, гафу сорап килүгә, хатын аны кичерә, бергәләп, алар исерткечкә тотыналар. Баланың исә бу көнне иртәдән бирле эпилепсия өянәкләре булып тора, вакыты-вакыты белән ул каты итеп елый.

 

Фото: © KazanFirst 

Шундый мизгелләрнең берсендә Надежда балага компот җылытырга чыга. Артыннан ниндидер тавышлар ишетелә, ләкин хатын аларга игътибар итми. Кире килүгә, баланы йөзтүбән капланып яткан хәлдә күрә. Югыйсә, бала үзе бу рәвешле борыла алмый. Бала компот эчә дә йоклап китә. Икенче көнне йокыдан уянмый. Надежданың моңа исе китми. Баланың йоклавын ул табиб язып биргән фенобарбитал даруыннан күрә. Бары тик өченче тәүлек киткәч кенә, әни кеше баласының үле икәнлеген аңлый. Баланың кайчан үлүен ул белми. Бу берничә көн дәвамында Сергей һәм Надежда эчү белән шөгыльләнәләр.

Алдагы суд утырышында Макаровтан сорау алдылар. Ул, баланы үтермәдем, бары тик тынычландырдым гына, дип раслый. Шулай ук, алдагы көннәрдә кызның әнисе һәм туган апасына һөҗүм итүен дә кире кага. Имеш, алар үзләре аны традицион булмаган сексуаль ориентация турында мәзәк сөйләп котыртканнар, һәм үзләре үк аңа ташланып, битләрен тырнап бетергәннәр. Аның җавапларыннан соң, Надежданың апасын судка кабат чакыртырга туры килә, хатын Сергейдан көлүләрен дә, аңа ташлануларын да инкяр итә. Аның сүзләренә караганда, Сергей аларга пычак белән ташлангач, апалы-сеңелле икәүләшеп үзләрен якларга тырышканнар – Сергей битендәге тырнак эзләре шул көрәш нәтиҗәсе.

 

Фото: © KazanFirst 

Диана исә элекке иренә шулкадәр әйбәт характеристика бирә, әнисе дә хәтта улын ул дәрәҗәдә мактамас. Диана хәзер башка кешедә кияүдә, 3 баласы бар. Беренче баласы – 14 яшьлек кызлары – Сергей белән уртак балалары. Ханым гаепләнүче ирне баласына матди яктан ярдәм итүче һәм ике арада җылы мөнәсәбәтләр саклаган искиткеч ата дип тасвирлый. Диана һәм Сергей 9 ел бер гаилә булып яшәгәннәр, һәм элекке хатыны сүзләренә караганда, Макаров бер мәртәбә дә ни үзенә, ни кызына карата көч кулланмаган.

– Ата буларак, Сережа бик яхшы кеше. Бу хәл турында белгәч, кызыбыз белән ни булган әйтеп аңлата торган түгел. Сергей һәрвакыт дусларыбызның балалары белән уйный, алар аның яныннан китмиләр дә иде. Беркайчан да миңа яки балага карата көч кулланганы булмады, андый хәл булса, мин аның белән 9 ел яшәмәс идем. Кызыбыз өчен ул – дөньяда иң яхшы әти. Әйе, исерткечләр куллана иде, ләкин беркайчан да агрессия күрсәткәне булмады. Күбрәк эчеп ташласа, йокларга ята иде. Мондый хәлне эшләргә мөмкин, дигән уйны башыма китереп кенә карасам да, мин ул кешене якларга монда килмәс идем. Аның мондый эшкә баруына беркайчан да ышанмаячакмын, – дип сөйли Диана.

Элекке иренең наркологта исәптә торуы турында ул белмәгән. Аерылышуларының сәбәбен хатын холыклары төрлелектә дип атый, ә ни өчен бу сәбәп аларга 9 ел буена комачауламаган – анысын әйтми.

Гаепләү ягы әлегә дәлилләр күрсәтүне тәмамлады. Суд бәхәсләр башлануга якын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100