Зәринә кулларын алъяпкычына сөртте дә кухнядан чыкты. Ире тәрәзә янында, үзенең коляскасында утырып, планшетта нидер карый иде. Хатын аның янына килде дә кулларын иренең иңсәсенә салды.
«Денис, Наилә апа шалтыратты. Безнең белән күрешергә тели. Иртәгә киләм, ди», – диде Зәринә.
«Ә, ярар, килсен. Күптән күрешкән юк», – диде Денис, башын күтәрә төшеп.
Зәринә читкә борылды. Иртәгәсе сөйләшү күңелле булмаячак иде. Наилә апа – вафат булган әнисенең кече сеңлесе, һәм бервакытта да болай гына килми иде. Соңгы ярты елда ул сөйләшүне «синең өчен борчылам, үскәнем» дигән сүзләрдән башларга гадәтләнеп китте. Аннан: «Вакыт бара бит», – дип тә өстәп куя.
Әйе, вакыт бара. Зәринәгә – 31, Дениска 33 яшь. 5 ел элек, алар өйләнешкән вакытта, «әле сез яшь, бала алып кайтырга өлгерерсез» диделәр. 1 ел узды, 2 ел, 3 ел... Бала турында сораулар белән торган саен ныграк теңкә корыта башладылар. Ә 1 ел элек алар диагнозны белде...
Наилә ханым – шактый үзенчәлекле хатын-кыз. Аңа 62 яшь, балалары юк, әмма шәһәрнең нәкъ үзәгендә затлы фатиры, машинасы һәм шәхси йөртүчесе бар. Ул гомер буе алны-ялны белми эшләде дә эшләде. Башта заводта инженер булды, аннан, 90 нчы елларда, үз фирмасын ачып җибәрде. Эшләре яхшы барды, «череп» диярлек баеды. Ә сеңлесен әллә чын күңелдән, әллә акчасын кая куярга белмәгәннән жәлләде.
Кичен Денис хатынына:
«Иртәгә Наилә апа белән сөйләшүдән куркасыңмы?» – дип сорады.
Зәринә иңнәрен генә сикертеп куйды.
«Бераз. Ул бит тиктомалдан гына килми», – диде.
«Бәлки, ЭКО өчен акча бирергә телидер», – диде ире.
«Бәлки», – диде Зәринә, битараф кына.
Алар тынып калды. Денис креслосын читкәрәк этеп алып китте, тәрәзә янына барып, ишегалдына күз салды.
«Әгәр акча бирсә, алабызмы?» – диде.
«Алырбыз. Әмма ул тик торганнан гына акча бирмәячәк. Ул шарт куймыйча булышмый», – диде Зәринә.
Иртән Зәринә иртәрәк торды. Фатирын җыештырып чыгарды. Алма бәлеше пешерде. Дениска чиста киемнәр кидерде, чәчләрен тарады, кырындырды.
«Ул сине ярата, Зәринә... Ул бары тик бераз туры сүзле генә», – диде Денис, күлмәк сәдәфләрен эләктерә-эләктерә.
«Бераз? Ул бит теленә нәрсә килә – шуны әйтә, аны-моны уйлап тормый», – дип көлемсерәде Зәринә.
«Аның каравы – гадел», – диде ире.
«Анысы дөрес», – дип килеште Зәринә.
Наилә апа төп-төгәл көндезге 1дә килде. Фатирга узды, тирә-ягына карады. Аның күз карашы иске диванда, әле 2 ел элек үк беркетәсе обойларда тукталып калды. Наилә апа Денис белән кул биреп күреште, Зәринәне битеннән үбеп алды.
«Йә, ничек хәлләрегез? Исән-имин генә яшәп ятасызмы?» – дип сорады, пәлтәсен сала-сала.
«Әйе, Аллаһка шөкер. Чәй эчәсеңме?» – диде Зәринә.
«Эчәм. Тик әйдә, озакка сузмыйча гына эшкә күчик. Вакытым аз, миңа 6га кайтып җитәргә кирәк», – диде Наилә апа, диванга утырып.
Зәринә өстәлгә чынаяклар тезде, чәй ясады, бәлешне кисте.
«Син ничә ел кияүдә инде, үскәнем? Дүртме?» – дип сорады Наилә апа.
«Биш», – диде Зәринә.
«Биш ел... Һаман да балагыз юк», – диде апасы.
Зәринә күкрәк турында нидер сыкрап куйганын тойды. Ул сүзнең шушы темага булачагын белгән иде инде. Белде һәм әзерләнде. Әмма барыбер бәгырьне телеп-телеп алды.
«Әлегә юк, әмма без тырышабыз», – диде ул.
Наилә апа чәен эчте дә чынаягын тәлинкәгә куйды.
«Мин сезнең хәлне беләм. Миңа Альбина әйтте, хәтерлисеңме аны? Сезнең поликлинкада шәфкать туташы иде. Сезнең хәлне ул сөйләде миңа, синең диагнозны беләм. Балага уза алмыйсың? Дәвалану да булышмыймы?» – диде Наилә апа.
Зәринә «әйе» дигәндәй башын селкеп куйды. Ә каршыда утырган Денис, берни дәшми генә, өстәлгә төбәлеп утыра.
«Димәк, ЭКО кала. Ә ул кыйммәт. Бик кыйммәт. Үзегез генә ерып чыга торган түгел. Булса да, акча җыеп бетереп, кимендә 5 елдан гына булыр. Сиңа ул вакытта 36 булачак инде, үскәнем. Соң була», – дип дәвам итте Наилә апа.
«Без беләбез», – диде Зәринә тыныч кына.
Наилә апа урындык артына сөялеп утырды, сеңлесенә сынаулы караш белән озаклап карап торды.
«Мин сиңа ЭКОга түләргә риза. Бөтен процедураларны, ничә тапкыр эшлисе булса, шулкадәр түлим. Синең әни булуыңны телим мин. Син дә телисең бит?» – диде.
Зәринә катып калды. Йөрәге еш-еш тибә башлады. Денис та, башын күтәреп, Наилә апага карады.
«Телим, бик телим», – дип пышылдады Зәринә.
«Наилә апа, бу бит...» – дип, Денис сүз башлаган иде, Наилә кулын селтәп аны шундук туктатты, синең белән сөйләшмим, янәсе.
«Туктап тор әле, минем сүзем бетмәде. Минем бер шартым бар», – диде ул.
Зәринә бармакларына боз салкыны йөргәнен тойды. Ул белә инде. Ул ниндидер шарт булачагын бик яхшы сизенде. Әмма төгәл нинди шарт икәнен күз алдына китермәде.
«Нинди?» – дип сорады ул.
«Син Денистан аерылырга тиеш. Син аның белән булганда балага авыр булачак. Ул инвалид бит. Аның үзен тәүлек әйләнәсе карарга кирәк, җитмәсә, бала да булгач. Көчең җитмәячәк. Аннан, балага да нормальный әти кирәк. Футбол уйный ала, сәпиттә йөртә ала торган. Ә коляскадан да тора алмый торган әти түгел», – диде Наилә тыныч кына, сеңлесенең күзләренә туры карап.
Бүлмәдә чебен очканы ишетелерлек тынлык урнашты. Зәринә кайдадыр ишегалдында бала-чага чыр-чу килгәнен, стенада сәгать текелдәвен, иренең авыр сулышын ишетте.
«Сез чынлап әйтәсезме?» – дип сорады Денис.
«Әлбәттә. Мин сеңлемә һәм аның туачак баласына бары яхшылык кына телим. Гафу ит, әмма синең белән тормыш – тормыш түгел инде, Денис. Аның өчен дә, бала өчен дә», – дип җаваплады Наилә апа.
«Апа, син нәрсә әйткәнеңне аңлыйсыңмы? Денис – минем ирем. Мин аны яратам», – диде Зәринә.
«Ярату – яхшы нәрсә инде. Әмма бала турында сүз барганда, мәхәббәт белән генә әллә кая китеп булмый. Башың белән уйла, Зәринә. Балалар телисеңме? Бик телисең. Синең балалы әниләргә ничек караганыңны күрәм бит мин. Мин сиңа мөмкинлек бирәм. Чын мөмкинлек. Аерыл, ЭКО ясат, сау-сәламәт бала тап. Ә соңыннан үзенә бер дигән, сау-сәламәт, нормаль ир дә табып куярсың», – диде Наилә апа. Әйтерсең сүз кибеткә чыгып ипи алып керү турында гына бара иде...
Денис коляскасының култыксасына чатырдап ябышты. Бармак сөякләре ап-ак булып чыкты.
«Нормаль ир, – дип кабатлады ул әкрен генә. – Комплимент өчен рәхмәт инде».
«Мин бер начар сүз дә әйтмәдем. Бары тик чынбарлык кына. Син – инвалид, Денис. Һәм балага синең белән үсү авыр булачак. Дөресе шул бит инде», – дип кире какты Наилә апа.
Зәринә торып басты. Иренә янына килде, аның иңнәренә кулын салды.
«Апа, зинһар, кит. Хәзер үк кит», – диде.
Наилә авыр сулап куйды. Чәен эчеп бетерде, торып басты һәм сумкасын алды.
«Яхшылап уйла, үскәнем. 1 атна вакыт бирәм сиңа. Ризалашсаң – шалтырат. Барысын да оештырам – клиника да, яхшы табиб та табып бирәм. Барысын да түлим. Бары тик аннан аерыл гына. Бу – дөрес карар булачак. Ышан миңа», – диде ул.
Наилә ишек катына чыкты да пәлтәсен киде, Зәринәгә таба борылды:
«Мин сиңа яхшылык кына телим, Зәринә. Бары тик яхшылык кына», – диде.
Ишек ябылды. Зәринә бүлмә уртасында каккан казыктай катып калды. Денис та берни дәшми утыра. Сәгать текелдәве ишетелә. Кайдадыр, аста, подъезд ишеге шапылдап ябылды...
Зәринә коляска янына идәнгә чүкте. Куллары белән аякларын кочаклап алды, маңгаен тез башларына терәде.
«Син ризалашмаячаксың бит?» – дип сорады Денис, калтыранган тавыш белән.
Зәринә башын күтәрде, иренең күзләренә төбәлде:
«Белмим, чынлап та белмим».
Һәм бу – бик авыр хакыйкать иде. Ул чынлап та нәрсә сайларга белмәде. Иреме әллә баламы? Мәхәббәтме әллә әни булу бәхетеме? Тугрылыкмы әллә гомерлек хыялымы?
Шундый билгесезлектә берничә көн узды. Денис тәрәзә янында коляскасында утыра, ә Зәринә аңа каршы басып тора. Алар арасындагы кечкенә өстәлдә Зәринәнең телефоны ята – Наилә апа бүгенгә инде бишенче тапкыр шалтырата.
«Зәринә, ал инде трубканы. Сөйләш аның белән. Бәлки, кире уйлар», – диде Денис әкрен генә.
«Кире уйламаячак, мин аны беләм. Ул сүзеннән кире кайтмый», – диде Зәринә.
Шулай да, Зәринә апасы белән сөйләшергә булды.
«Йә, үскәнем, уйладыңмы, хәл иттеңме? Вакыт бара, ә син сузасың. Миңа җавап кирәк», – диде Наилә апа, сабырсызланып.
«Уйладым, җавабым бар. Мин Денистан аерылмыйм. Бу – соңгы сүзем», – диде Зәринә, диванга утырып.
«Алайса, ЭКО турында оныт инде», – диде Наилә апа.
«Наилә апа, тукта әле. Әгәр чынлап та минем балам булуын телисең икән, безнең гаиләгә булыш. Аны җимермә. Денис – минем ирем. Һәм ул баламның әтисе дә булачак. Әгәр син моны кабул итәргә әзер түгел икән – димәк, миңа синең ярдәм кирәкми», – диде Зәринә.
Ике арада тынлык урнашты. Зәринә апасының авыр һәм өзек-өзек сулыш алганын ишетеп торды.
«Гайрәтне чигердең әле син. Мин сиңа яхшылык кына теләгән идем», – диде апасы.
«Гаилә җимереп яхшылык эшләнми, апа. Сау бул», – диде Зәринә һәм телефонны куйды.
Денис аңа карап тора иде. Хатынының кулларын учына алды.
«Хәзер нәрсә була? Нишлибез инде?» – диде.
«Белмим. Тик берәр нәрсә уйлап чыгарырбыз әле», – диде Зәринә, елмаерга тырышып.
Кичен Зәринә компьютер каршына утырды. Акча җыю турында мәгълүматлар эзләде, кешеләрнең бер-берсенә ярдәм итүләре турында укыды. Бер сайтка тап булды. Анда дистәләгән тарих язылган иде – кемгәдер дәвалану өчен, кемгәдер операция өчен, кемгәдер протез алу өчен акча җыйганнар.
«Денис, кара әле, – дип чакырды ул ирен. – Менә бу сайтта кешеләр бер-берсенә булыша. Бәлки, без дә эшләп карарбыз?»
Денис якынрак килде, берничә язманы укыды.
«Син интернетта бөтен кешегә безнең хакта сөйләмәкче буласыңмы?» – диде.
«Нишләп тырышып карамаска? Без бит начарлык эшләмибез. Бары тик ярдәм генә кирәк», – диде Зәринә.
Ул әлеге сайтта теркәлде. Кыска гына, аңлаешлы итеп, артык хискә бирелми генә, үзләре турында язып элде. Балага уза алмавы, ЭКО турында, иренең инвалид булуын, әмма әти булырга теләвен, апасының ЭКО ясарга акча бирергә тәкъдим итүен, тик моның өчен аерылышырга кушуын да, үзләренең бу тәкъдимнән баш тартуын да язды.
Ире белән бергә төшкән берничә фото куйды.
«Хәзер көтәбез инде», – диде Зәринә.
Ике көннән счетка беренче зур булмаган сумма килде. Соңыннан тагын, тагын... Аларның бу тарихы социаль челтәрләрдә тарала башлады. Кешеләр моның белән бүлешә иде, комментарийлар яздылар, акча күчерделәр. Кемдер аз, кемдер күбрәк җибәрде.
Язма астындагы комментарийларны укый-укый, Зәринә елап бетте.
«Нык булыгыз. Сез молодцы, мәхәббәтне акчага алмаштырмагансыз».
«Булдыра алганча җибәрәм. Үземнең дә 2 балам бар, һәм моның никадәр мөһим икәнен аңлыйм».
«Сезнең тарих миңа ышаныч бирде. Димәк, бу дөнья ул кадәр үк өметсез түгел икән әле», – дигән комментарийлар язганнар иде.
2 айда кирәкле сумманы җыйдылар. Әле аннан соң да кешеләр акча күчерүне дәвам итте. Ахыр чиктә, башта планлаштырганнан да күбрәк акча җыелды.
Зәринә ЭКО ясатты. Беренчесе уңышсыз булды. Икенчесе дә. Өченче омтылыш – соңгы өметләре иде. Зәринә процедурадан соң шактый уйланып ятты – әгәр бу юлы да барып чыкмаса, нишләрләр икән?
Тик бу юлы уңышлы булды. 2 атнадан соң Зәринә тестта ике сызык күрде. Ә тагын 1 айдан соң УЗИ үткәндә, игезәк балалар булачагы беленде. Малай һәм кыз иде.
Денис бу хакта клиника коридорында белде. Зәринә табиб кабинетыннан чыкты да УЗИ фотосын иренә сузды. Денис кәгазьгә күз төшерде, хатынына күтәрелеп карады, аннары тагын УЗИ фотосын карады.
«Игезәкләр?» – диде аптыраулы йөз белән.
«Игезәкләр...» – дип пышылдады Зәринә.
Денис хатынын аякларыннан кочып алды. Зәринә дә ире янына чүгәләде, аны кочып алды. Бу мизгелдә алар икесе дә шашып-шашып елый иде...
Зәринә игезәк балалар тапты. Улларына – Дамир, кызларына – Лилия дип исем куштылар. Бала тудыру йортыннан чыккач, беренче атналарда Денис йокламады да диярлек, коляскада булса да, чиратлап, балаларны йоклатты, подгузникларын алыштырды, сөт шешәләрен җылытты.
Балаларга 1 яшь тулды. Икесе дә берьюлы диярлек тәпи китте, берьюлы телләре ачылды. Денис аларны үзенең коляскасында йөртә, берсен тезләренә утырта, икенчесен кулыннан җитәкләп бара. Ишегалдында, моны күреп, күршеләр дә туктап карап тора, аларга карап елмая иде.
Ә Наилә апа аларның фотосын интернетта күрде, танышларының берсе аңа Зәринәнең социаль челтәрдәге аккаунтын җибәргән иде. Зәринә һәм Денис – ике бала белән уен мәйданчыгында. Барысы да елмайган, бәхетле...
Наилә бу фотога шактый озак карап торды. Соңыннан телефонын сүндерде. Тәрәзәгә багып, озак кына уйланып торды.
«Аның мәхәббәте акчаны җиңде. Һәм бу – дөрес», – диде ул үзе-үзенә.
Тагын 1 ел узгач, сеңлесенә шалтыратты. Гафу сорады. Зәринә кичерде аны. Элекке кебек еш булмаса да, аралаша башладылар. Наилә балаларның туган көннәренә килде, бүләкләр ташыды. Денис белән итагатьле, әмма тыенкы гына сөйләште.
Берсендә кичен, балаларны йоклаткач, Наилә Зәринәгә:
«Мин хаклы булмаганмын икән. Акча бөтен нәрсәне дә хәл итә, дип уйладым. Бәхетне сатып алып була, дип ышана идем», – диде.
«Булмый, хәзер мин моны төгәл беләм», – диде Зәринә.
«Ә мин моны артык соң аңладым шул. Әле ярый син вакытында аңладың», – диде апасы.
Бу сынаудан аларның гаиләсе ныгыды гына. Ә балалары чын яратуда үсә.