Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә милеккә салымга ташлама бармы?

Казанда яшәүчеләр өчен бу ташлама узган елда кертелде.

news_top_970_100
Инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә милеккә салымга ташлама бармы?

Татарстан районнарында, Казанда тупланган тәҗрибәгә таянып, инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә милеккә салым буенча ташлама бирәчәкләр. Шәһәрнең Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гаффаров ТР башкаласы мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте. 

Ташлама бер объектка бирелә, ул фатир, торак йорт, гараж яки машина кую урыны булырга мөмкин. 

«Казанда узган елдан бирле инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә милеккә салым буенча ташлама бирелә. Мондый практика беренче тапкыр Татарстан башкаласында кулланылды. ТР Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе белән хәзер әлеге тәҗрибә республика шәһәрләре һәм районнарына да таратылачак», — диде ул. 

  • Быел инвалид балалар тәрбияләүче 315 гаиләгә гомуми күләме 1 миллион сумнан артык тәшкил иткән бер генә тапкыр бирелә торган ярдәм күрсәтелгән, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100