news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җиңү проспектында зур тизлектә баручы машина 16 яшьлек үсмерне бәрдергән

news_top

Казанның Җиңү проспектында 16 яшьлек үсмерне машина бәрдергән. Бу урыннан видео «Татарстан 24» каналы күрсәтте.

Якынча белешмә буенча, үсмер бала светорның яшел төсе янган чакта юлны җәяүлеләр кичүе аша чыгып бара. Шул чакта аны «Hyundai» җиңел машинасы таптый.

Машина йөртүче тизлеге зур булуын, тормозларга өлгермәвен үзе әйткән. Велосипедчы бала капот астында калган, машинаның тормозлау юлы берничә дистә метр булган. Велосипед кисәкләре юлга чәчелгән, аны шаһитлар машиналар хәрәкәт итә торган юлдан җыеп алган.

Малай әти-әнисенә үзе шалтыраткан. Ул якында гына яши, берничә минут элек кенә өйдән чыккан булган. Баланың башы һәм аяклары имгәнгән, аны хастаханәгә алып киткәннәр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 15 май 2025
    Исемсез
    Шәһәр өчендә нәрсә дип зур тизлектә чабалар икән бу шоферлар , исен китәр бу шоферларга..
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар