news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җиңү проспектында машина тәгәрмәчен алыштырып торган ирне бәрдереп үтергәннәр

news_top
Җиңү проспектында машина тәгәрмәчен алыштырып торган ирне бәрдереп үтергәннәр

Казанда бер тәүлек эчендә Җиңү проспектында 2 кеше юл һәлакәтендә үлде.

Юл инспекциясе хәбәр итүенчә, «Киа» автомобиле «Хуандай» белән бәрелешә һәм юл читендә туктап торалар. «Киа» йөртүчесе, 57 яшьлек ир, машинасының тәгәрмәчен алыштырып торган була. Шул вакытта тагын бер авария була – 51 яшьлек Казан кешесе «Хуандай»да 22 яшьлек Буа кешесе идарә иткән «БМВ»ны бәрдерә. Бәрелгәч, «Хуандай» юл читендә туктап торган машиналарның берсенә бәрелә һәм тәгәрмәч алыштырып торган ир ике машина арасында кысылып һәлак була.

Берникадәр вакыттан соң Җиңү проспектында юлны тиешсез урында чыккан җәяүлене машина бәрдереп китә.

Һәлакәтләрнең сәбәпләре һәм гаеплеләр ачыклана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар