Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Җиңү көне хөрмәтенә» –Ришат Төхвәтуллин җиде елга беренче тапкыр бәрәңге утырткан

news_top_970_100
«Җиңү көне хөрмәтенә» –Ришат Төхвәтуллин җиде елга беренче тапкыр бәрәңге утырткан
Абдул Фархан

Җырчы Ришат Төхвәтуллин туган авылы Карамалы-Гобәйгә кайтып бәрәңге утырткан. Гастрольдән-гастрольгә йөреп, мәшәкатьле артист тормышы белән яшәп, Ришатның  инде 7 ел бакча эшләренә катнашканы булмаган икән. 

«Бәрәңге утыртмаганыма җиде ел. Ә бәрәңгесен бик яратам», - дип язып куйган җырчы  телеграм каналына. 

Шактый вакыт узса да, көрәкне ничек тотасын онытмаган тагын үзе. Ап-ак футболкасы белән ап-ак кепкасын киеп алган да, бакчага чыккан. Әти-әнисе белән ә дигәнче утыртып та куйганнар, үзе әйтмешли Карамалы-Гобәйдәге иң тәмле бәрәңгене.

Ришат туган авылына музыканты Мердан Бяшимов белән кайткан булган. Әмма Мерданны уятып тормаганнар, концерт алдыннан (бүген Ришат Төхвәтуллин Азнакайдагы Җиңү бәйрәмендә чыгыш ясый) ял итсен дигәннәр ахры, башкалар бакча казыганда, музыкант йокы туйдырган. 

«Җиңү көне хөрмәтенә кулга көрәк алдым мин. Без бу көннәрдә Башкортстанда, кемгә бәрәңге утыртышырга кирәк, эндәшегез. Килү-китү бушка, утыртуын әйтә алмыйм», - дип тә шаярткан җырчы. 

Телеграм каналын укып баручылар арасында Ришатны өмәгә дәшүчеләр бар инде. «Безгә килеп китегез әле. Әмма сез бәрәңге утыртырга килсәгез, халык эштән туктап, сезнең белән фотога төшә башлар иде», - дигән комментарийлар бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100