Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җиңү көне – 2023: төп мизгелләр

Россиядә Җиңү көне билгеләп үтелә. «Интертат» бүгенге бәйрәмдәге төп чараларга күзәтү ясый. Рузилә Мөхәммәтова, Гөлнар Гарифуллина, Рифат Каюмов, Гөлүзә Ибраһимова, Гөлназ Хәбибуллина 9 майда булган чараларны күзәтте.

news_top_970_100
Җиңү көне – 2023: төп мизгелләр
Владимир Васильев

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Җиңү көне белән котлады. Ул җиңүнең күп корбаннар исәбенә килүен, һәр гаиләгә кагылуын искәртте, Советлар Союзы каһарманнары исемнәрен атады. 

«Канкойгыч бәрелешләрдә, бомбага тотудан, миналар шартлаудан һәлак булган, концлагерьларда җәзалап үтерелгән, авыр яралардан, ачлыктан вафат булган сугыш корбаннары турында хатирәләр – безнең өчен һич төзәлмәс ачы җәрәхәт. Фашист илбасарлары һәм аларның куштаннары җинаятьләрен, тыныч халыкны вәхшиләрчә газаплауларын без һич онытырга һәм кичерергә, нацизмны тергезүгә юл куярга тиеш түгел!» – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Җиңү паркында Мәңгелек ут янына чәчәкләр салды. Аның белән бергә бу тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башка рәсми затлар, ветераннар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов янәшәсендә, башка ветераннар белән бергә, җәмәгатьчелеккә таныш шәхес, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Бөек Ватан сугышы ветераны Харис хәзрәт Салихҗанов та бар иде.

Рөстәм Миңнеханов үзе Җиңү паркына ретроавтомобильдә килде. Аның тәрәзәсенә әтисенең абыйсы – Бөек Ватан сугышында һәлак булган Галимҗан Миңнехановның фотосы беркетелгән иде. Татарстан Рәисе шул рәвешле «Үлемсез полк»та катнашты. Акция Россиядә яңа форматта уза.

Россия президенты Владимир Путин Җиңү парадында чыгыш ясап, бәйрәм белән котлады. «Безнең Ватанга каршы кабат чын сугыш ачылды. Ләкин без халыкара террорчылыкка каршы тора алдык, Донбасс халкын яклаячакбыз, иминлегебезне тәэмин итәчәкбез. Россия өчен көнбатышта да, көнчыгышта да дошман илләр юк. Без киләчәкне тыныч, имин, тотрыклы итеп күрергә телибез… Көнбатыш элиталары үзләренең өстенлеген күрсәтә, кешеләрне котырта, канлы конфликтлар китереп чыгара, кыйммәтләрне юкка чыгара, алга таба үз кагыйдәләрен көчләп тагу, талау һәм көчләү системасын тәкърарлый», – диде Путин.

Тантанада шулай ук Мәскәүгә бәйрәм чараларына килгән башка илләр лидерлары: президентлар – Казахстаннан Касым-Жомарт Токаев, Кыргызстаннан Садыр Жапаров, Таҗикстаннан Эмомали Рахмон, Үзбәкстаннан Шавкат Мирзиёев, Беларусьтан Александр Лукашенко, Төркмәнстаннан Сердар Бердымөхәмәдов һәм Армения премьер-министры Никол Пашинян катнашты.

Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган хәрби парад Казанның Меңьеллык мәйданында узды.

Республика Рәисе Татарстанда 14 мең 277 ветеран яшәвен әйтте. «Кызганыч, аларның саны елдан-ел кими бара. Безнең изге бурыч – ветераннарны кайгырту, Җиңү традицияләрен саклау, тарихи чынбарлыкны буыннан-буынга тапшыру», – диде ул.

Казанда Җиңү парадында катнашкан Бөек Ватан сугышы ветераны Исмәгыйль Сираев «сугыш була күрмәсен» дигән теләген җиткерде.

Исмәгыйль Сираев Спас районы Көек авылында туып үскән. Аны фронтка 1944 елда 17 яшендә туган авылыннан алып киткәннәр. Ул башта Калининградта булган, ә 1945 елда аны Япониягә җибәргәннәр. 7 ел хезмәт итеп, 1951 елда гына өенә әйләнеп кайткан. Сугыш ветераны фронттан кайткач, лаеклы ялга чыкканчы, тимер юлда машинист булып эшләгән. Хәзер Казанда яши. «Аллага шөкер, 96 яшемә җиттем. Безнең буын сугышын да, ачлыгын да, ялангачлыгын да күрде. Без күргәннәрне берегезгә дә кичерергә язмасын. Сугыш кына була күрмәсен. Бәхетле булыгыз», – диде ветеран «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Казанның 120нче мәктәбе укучысы Илүзә Кәримова 5нче ел Җиңү парадында катнаша. Быел ул бирегә ветераннарны озатып йөрүче волонтер булып килгән. Алдагы елларда строй адымы белән мәйданнан узган булган.

Анталья татарлары җәмгыяте җитәкчесе Оксана Назарова, Җиңү көне уңаеннан, флешмоб уздырды – «Случайный вальс» («Очраклы вальс») җырын төрле илләрдә яшәүче татарлар татарча җырлый.

Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган бәйрәм концертында Татарстанның халык артисты Алинә Шәрипҗанова халык белән бергә «Туган як» җырын башкарды.

«Бәхет китмәс бездән, күрешү килер тиздән...» Татарстанның халык артисты Резеда Шәрәфиева Казанның Меңьеллык мәйданында барган концертта шул җырын башкарды.

Чаллының Яр буе паркында «Җиңү өчен» дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша күрсәтелде.

Җиңү бәйрәменә багышланган концертта «Казан егетләре» төркеме «Солдатлар» җырын башкарды.

Чаллыдагы Җиңү көненә багышланган бәйрәм тамашасында тугыз хәрби үлгәннән соң Батырлык орденнары белән бүләкләнде. Алар арасында махсус операциягә беренчеләр рәтендә киткән һәм узган елның декабрь аенда һәлак булган табиб-педиатр Николай Зотов та бар.

Орденнарны егетләрнең якыннарына Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко тапшырды.

Бу вакытта мәйданга җыелган халык аягурә басып кул чапты.

Гүзәл Уразова Казан халкын Җиңү бәйрәме белән котлады. 

Меңьеллык мәйданда мең кешелек хор халык белән бергә «Туган тел» җырын башкарды.

Җиңү көне бәйрәм салюты белән төгәлләнде.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100