Җиңү көне - 2022: хәрби парад, Үлемсез полк, Борис Кузнецовка бюст ачу
Бүген Россия Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итә. «Интертат» электрон газетасы бүген Казанда узган чараларга күзәтү ясый.
Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Җиңү көне белән котлады
«Бөек Җиңү ул – данлы Ватаныбыз тарихының иң күренекле вакыйгасы, халыкның корычтай нык рухы, каһарманлыгы күрсәткече, гаделлек һәм хаклыкның явызлык көчләреннән һәм золымнан һәрчак өстен чыгуына ачык бер мисал…
Татарстаннан фронтка киткән җиде йөз меңнән артык кеше, кулына корал тотып, Ватан азатлыгын яклап сугышты, шуларның яртысыннан артыгы яу кырында мәңгелеккә ятып калды. Кызганыч, аларның барысына да югары бүләкләр тапшырылмады, әмма шулай да бу каһарманнарның һәрберсе җиңүгә үзеннән саллы өлеш кертте. Муса Җәлил, Михаил Девятаев, Мәгубә Сыртланова, Петр Гаврилов, Гани Сафиуллин, Николай Столяров, Фәрит Фәтхуллин, Борис Кузнецов, Гази Заһитов, Михаил Симонов һәм башка бик күпләрнең исеме Бөек Җиңү елъязмасына алтын хәрефләр белән язылды.
Җиңү Көне котлы булсын, кадерле дуслар! Бәйрәм белән!» – диелгән Татарстан Президенты котлавында.
Мәңгелек утка чәчәкләр салу
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Җиңү паркында Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә куелган мемориалга чәчәкләр салды.
Һәлак булган Ватан сакчыларын искә алуда республика Президенты белән бергә Татарстанның Премьер-министры Алексей Песошин, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, шулай ук ветераннар һәм яшьләрнең патриотик оешмалары вәкилләре катнашты.
Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарын һәм бәйрәмгә килүчеләрне Җиңү көне белән котлады. Яшьләр, Президентка җавап итеп, өч тапкыр "Ура!" дип кычкырып сәламләде.
Чәчәкләр кую алдыннан бер минутлык тынлык булды.
Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар шулай ук Аналарга һәм тол хатыннарга багышланган һәйкәл алдында баш иеп чәчәкләр салдылар.
Татарстан җитәкчелеге Совет солдатына куелган һәйкәлгә дә чәчәкләр салды.
Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовка бюст ачу
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы көнендә, Казанда Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов бюстын ачу тантанасы булды. Аны легендар элемтәче исемен йөртә торган Казан кадет интернат-мәктәбе территориясендә урнаштырдылар.
Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Ветераннар иҗтимагый оешмасының республика советы рәисе Хәбир Иштирәков, ветеранның тол хатыны Әлфия Филатова, шулай ук Б.К. Кузнецов исемендәге Казан кадет интернат-мәктәбе директоры Рәис Юнысов катнашты.
«Борис Кириллович - Бөек Ватан сугышы герое. Аның Ватанга фидакяр хезмәт итүе югары дәүләт мактау билгесенә лаек булды. Аның Ватанга мәхәббәте, батырлыгы - яшьләр өчен лаеклы һәм рухландыра торган үрнәк. Аның республикабыз гражданнарын патриотик, әхлакый һәм рухи тәрбияләүгә юнәлтелгән иҗтимагый эшчәнлеге аерым сүзләргә лаек. Борис Кириллович турында якты истәлек, аның бетмәс-төкәнмәс энергиясе, күтәренке рухы, тормыш зирәклеге, патриотизмы безнең йөрәкләрдә калачак. Мин аның белән шәхсән таныш идем - ул уникаль кеше иде», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Хәрби парад
Бүген Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңүнең 77 еллыгы хөрмәтенә тантаналы парад узды. Биредә 1 меңнән артык хәрбидән, 24 берәмлек техникадан торган Казан гарнизоны гаскәрләре үтте.
Иң элек, гадәттәгечә бәйрәмгә РФ Президенты, Россия Кораллы көчләре баш командующие Владимир Путин старт бирде. Аның чыгышын меңләгән казанлы зур экраннардан күреп тыңлады. "Без җиңелү белмәс, батыр буынның варислары булуы белән горурланабыз. Безнең бурыч - нацизмны җимерүчеләр турында истәлекне саклау һәм глобаль сугыш кабатланмасын өчен барысын да эшләү", - диде Владимир Путин.
Россия президенты игълан иткән бер минут тынлыктан соң, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте.
"Бөек Ватан сугышында катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре, Казан гарнизоны хәрбиләре, хөрмәтле татарстанлылар! Күп милләтле халыкның немец-фашист баскынчыларын җиңүенең 77 нче еллыгы белән котлыйм. Җиңү көне мәңгелек әхлакый ориентир булып калачак. Сугыш ветераннарына ихтирамыбызны күрсәтү - уртак бурычыбыз. Күрсәткән хәрби һәм хезмәт батырлыклары алдында баш иябез.
"Бүген Җиңү һәм Ватан азатлыгы өчен гомерләрен корбан иткәннәрне, заводларда, басуларда фидакарь хезмәт куйганнарны, фашист тоткынлыгында газапланган, ачлыктан интеккәннәрне берәмләп искә алабыз. Безнең халык Җиңү өчен зур, кайтарып булмаслык бәя түләде", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Президент фронтка республикадан 700 меңнән артык кеше киткәнен, шуларның яртысыннан артыгы яу кырыннан әйләнеп кайтмаганын әйтте. "Шуңа карамастан, халык бирешмәде, нык торды", - диде ул.
Президент чыгышыннан соң гаскәриләр һәм техника парады башланды. Җиңү байрагын Казан югары танк училищесы курсанты Марсель Гобәйдуллин тотып барды, аның бабасы 1941 елда Мәскәүдә көрәшкән һәм Берлинны алуда катнашкан.
Аннары мәйдан буенча 24 берәмлек хәрби техника әйләнеп үтте. Башта заманча БТР-82А, БТР-70М, БТР-80 хәрби машиналары, аннары Бөек Ватан сугышы чоры танклары, «Катюша» һәм заманча техника колоннасы, ретроавтомобильләр кузгалды. Ике Т-34-85, шул исәптән легендар «Колхозник Татарии" һәм ИС-3 танклары.
Алга таба мәйдан уртасына Җиңү бәйрәменә багышланган җырлар тезмәсендә биюле, театральләштерелгән пролог күрсәтелде. Җиңү бәйрәме турындагы русча җырларга татарча куплетлар да иҗат ителгән.
Арча зиратында җирләнгән Бөек Ватан сугышы хәрбиләрен искә алу
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казанның Арча зиратында Бөек Ватан сугышы чорындагы хәрби каберлекләргә чәчәкләр салды.
Сүз зиратның көнчыгыш өлешендә урнашкан хәрби каберлекләр турында бара. Биредә Казанның төрле эвакуация госпитальләрендә үлгән сугышчылар, шулай ук 1941-1945 елларда үлгән Казан гарнизоны һәм ул чакта шәһәрдә тупланган башка частьлар хәрбиләре җирләнгән.
Тантанада сугыш ветераннары катнашты. Татарстан Премьер-министры аларны сәламләде һәм Җиңү көне белән котлады.
Чарада катнашучылар «Җиңүче солдат» монументына килде, алдан мактаулы каравыл венок тотып барды. Чәчәк салганнан соң, алар совет солдатларын бер минутлык тынлык белән искә алды. Аннары мактаулы каравыл өч тапкыр һавага залп бирде, Россия һәм Татарстан дәүләт гимннары яңгырады.
Шуннан соң Песошин «Хәсрәтле солдат» монументына чәчәкләр салды, шулай ук Советлар Союзы Геройлары Михаил Девятаев һәм Борис Кузнецовны искә алды.
Җиңү паркында яшь армиячеләр парады
Казанның Җиңү паркында мәктәп балаларының Җиңү көненә багышланган парады узды.
Парадта катнашучыларны Казан Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов сәламләде.
"Бөек Ватан сугышы кагылмаган бер генә гаилә дә юк. Ир-атлар фронтка киткән, хатын-кызлар тылда калган. Сезнең яшьтәге балалар, үсмерләр Җиңүгә ирешү өчен зур өлеш керткән. Алар көчле, батыр, тырыш булган, туган илне яраткан. Сез дә шундый дип өметләнәбез", - диде ул.
Мәгариф идарәсе җитәкчесе балаларның сугыш ветераннарын күрә алган соңгы буын булуын әйтте.
"Сез - ветераннарның үзләренә рәхмәт әйтә ала торган соңгы буын. Ул мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз", - дип мөрәҗәгать итте ул укучыларга.
Мәктәп укучылары строй адымы белән мәйданнан җырлап узды.
Хәтер…
Бөек Ватан сугышы ветераны, Казанда яшәүче Батыр Мәксутов бүген Казанда хәрби парад кунагы булды. "Сугышка килгән иң беренче көн иң куркыныч көн иде», – дип уртаклашты ул «Татар-информ» хәбәрчесе белән.
"Окоп казыдык та, утырабыз шулай икәү, бер кара нокта күренде, кемдер безгә таба үрмәли дип торабыз. Андагы куркулар! Ул куак булган икән!» – дип көлеп искә алды ветеран. Ул 1926 елда туган.
Сугышта бик каты яраланып, аңа озак кына госпитальдә ятарга туры килгән. "Икенче Украина фронтында - Венгрия, Австрия, Чехословакия, Польшада сугыштым. Венгриядә яраланып, ярты ел дәваландым. Сугыш беткәч тә әле шунда яттым, сентябрьдә генә кайттым. Әле бер кызык очрак булды: госпиталь янында харчевня бар иде, шунда бәрәңге пешерүче Казаннан булып чыкты. Тоткынлыкка эләккән дә шунда калган», – диде Батыр ага.
«Сугышта дусларны күп югалттык инде. Яу кырында үлем бер нәрсә, ә госпитальдәге үлем бөтенләй башка нәрсә», – ди Батыр Мәксутов. Ул бүген Украинадагы хәрби операция турында да фикерен әйтте. "Андагы хәлләр аяныч, кызганыч инде, ләкин бернишләтеп булмый, илне сакларга кирәк", - диде.
«Үлемсез полк» акциясенә 170 мең кеше чыкты
Колонна башында республика зыялылары, дәүләт эшлеклеләре һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов барды.
Бүген Казан үзәгеннән 170 мең кеше катнашында «Үлемсез полк» үтте. Гомуми халык санын Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Коронавирус аркасында ике ел онлайн-форматта узганнан соң, быел шәһәр халкы Бөек Ватан сугышында катнашкан әби-бабаларының фоторәсемнәрен күтәреп, Казан үзәге урамнары буйлап җәяү узды. Чарада «Татар-информ» хәбәрчеләре дә катнашты.
Ирек мәйданыннан башланган колонна Кремль каршындагы Меңьеллык мәйданына кадәр барды. Колонна башында республика зыялылары, дәүләт эшлеклеләре һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов барды.
Беренче рәтләрдә «Казан утлары» журналыннан язучылар Камил Кәримов белән Вакыйф Нуриев бар иде.
«Без ел саен «Үлемсез полк»ка Вакыйф Нуриев белән чыгабыз. Бу безнең традициягә әйләнде инде. Аяк йөргәндә ел саен чыгарбыз, Алла бирсә», - диде Камил Кәримов.
Язучылардан ерак түгел Тинчурин театры артисты Зөлфия Вәлиева барды. «Әниемнең әтисе Вагыйз Галимов рәсемен күтәреп чыктым. Ул сугыштан яраланып, бер күзен югалтып кайтты, әсирлектә дә булган. Гомер бу үпкәсендә снаряд кыйпылчыгы йөртте. Сугыштан кайткач, аның сигез кызы туа. Бишенчесе – минем әнием Сәвия Вәлиева. Бабам белән горурланып барам», - диде ул.
Шулай ук беренче рәтләрдә Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова бар иде. Ул бирегә гаиләсе белән чыккан. Уллары гармун уйнап, «Катюша» җырын башкарып барды.
«Әнием, апам, улларым белән чыктым. Без ел саен шулай чыгабыз, чөнки гаиләбездә күп кеше сугышта булган. Әниемнең әтисе Кәрим Халиков Украинаны, Польшаны азат иткән, Берлинга кадәр барып җиткән. Ул Япониягә каршы да сугышкан. Шуңа күрә 1946 елда гына фронттан әйләнеп кайткан», - диде Эльмира Зарипова.
Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков «Үлемсез полк»ка ике фоторәсемле плакат алып килгән. «Әни ягыннан бабамның, һәм аның бертуганының фоторәсемен алып чыктым. Бабам дошманга каршы пехотада һөҗүм иткән, ә туган абыем очучы булган. Алар икесе дә сугышны тулысынча үтеп, исән-сау кайткан», - диде Илдус Нәфыйков.
Гөлнар Гарифуллина, Гөлүзә Ибраһимова, Рифат Каюмов, Илзирә Гиздуллина