news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Интрига чишелде» – Лилия Хәйруллина ирен күрсәткән?

news_top
«Интрига чишелде» – Лилия Хәйруллина ирен күрсәткән?
Рамил Гали

Җырчы Лилия Хәйруллина шәхси тормышы турында сөйләргә яратмый. Башкалардан аермалы буларак, ул социаль челтәрләрдә гаиләсен күрсәтми. Тамашачысы аның бары 3 бала әнисе булуын гына белә.

Шушы көннәрдә Лилия шәхси аккаунтында ниндидер бер ир-ат кочагында төшкән сурәте белән уртаклашкан. Бу кеше җырчының иредерме, юктырмы – билгесез. Артист үзе фотоны берничек тә шәрехләмәгән.

Ә Лилиянең виртуаль дуслары арасында: «Ә мин белә идем», «Интрига чишелде», – дип, нәтиҗә ясаучылар булган.

«Сергей Зверевның яшь чагына охшаган бу кеше», «Әйт инде, кем ул?» – дип язучылар да бар. 

Фото: Лилия Хәйруллинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән 

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 7 апрель 2023
    Исемсез
    бу бит бердэн бер татарнын панк рокеры
  • 7 апрель 2023
    Исемсез
    Оскар ич бу))
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар