Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Интрига булып калсын» — Сөмбел Билалова нәрсә яшерә?

Җырчы Сөмбел Билалова әлегә кияүгә җыенмый, ләкин туган көне алдыннан ниндидер яңалык хәбәр итәргә җыена.

news_top_970_100
«Интрига булып калсын» — Сөмбел Билалова нәрсә яшерә?
Расих Фәсхетдинова

Сөмбел Билалова үз гомерендә беренче тапкыр кәләш букеты тоткан. «Гадәттә, мин букет тотарга чыкмый идем. Бу юлы үзеннән-үзе шулай килеп чыкты. Карап карыйк, алга таба ни булыр?» — дип язган Сөмбел инстаграмдагы сәхифәсенә. 

Кәләш букеты — туйга турыдан-туры ишарә бит. Бәлки Сөмбел чыннан да кияүгә чыгарга җыенадыр. Бу хакта белешергә теләп, «Интертат» җырчының үзенә шалтыратты.

Сөмбел, бик серле итеп кәләш букеты тотуың турында язып куйгансың. Кияүгә чыгарга җыенасың, ахры?

Бүгенге генә җыенмыйм. Кайчан икәнлеген дә төгәл генә әйтә алмыйм. Ләкин букетны, чыннан да, беренче тапкыр тоттым. Күпме эшләп, күпме кунак булып та чәчәк бәйләме эләккәне юк иде әле. 

Андый ырымнарга ышанасыңмы соң?

Юк инде-е-е, ышанмыйм. Алай дисәң, шулай чәчәк тоту белән кияүгә чыккан дус кызларым бар. 

Алай кияүгә чыкмагач, бәлки башка яңалыкларың белән сөендерерсең?

13 июльдә туган көн минем. Шуның алдыннан шалтырат әле, яме. Менә шул көнне бер нәрсә әйтермен, әлегә интрига булып калсын.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100