Хабаровск краенда ир-ат хатынына бензин сипкән һәм ут төрткән. 44 яшьлек Ольганың (исеме үзгәртелә) гомерен саклап калу өчен табиблар берничә көн көрәшә, тик хатын вафат була. Ольга үлемендә ире – 41 яшьлек Олег (исеме үзгәртелә) гаепле дип шикләнәләр, тик ир-ат гаебен танымый. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.
Хастаханәдә китергәндә Ольга бик авыр хәлдә була, аның бөтен тәне пешкән.
Ольга белән Олег Черная Речка авылында бакча йортында яши. Кайчакта талашып та алалар, тик, гадәттә, тиз татуланышалар. Ләкин соңгы очрак фаҗига белән тәмамлана.
«Ир хатынына интим тәкъдим итә. Хатын баш тарта. Шуңа алар талаша башлый», – дигән Хабаровск крае прокурорының өлкән ярдәмчесе Анна Исаева.
Олег ярсый, ул бензин белән май салынган канистра алып килә, канистрадагы сыеклыкны Ольга өстенә сибеп бетерә һәм ут төртә. Үзе тыныч кына китеп бара. Ут исә өйгә дә күчә. Күршеләр янгын күреп, коткаручыларга хәбәр итә. Алар килгәндә, өй бөтенләй янып беткән була инде.
Ольганы табалар, ул исән була, аны «ашыгыч ярдәм» алып китә. Тәненең 90 проценты пешкән хатын берничә көннән үлә.
Олегка карата җинаять эше ачылган. Аны гаепле дип тапсалар, 20 елга ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал. Олег сүзләренчә, ул хатынын үтерергә теләмәгән. Тикшерү барышында да ир-ат гаебен танымый, диелә хәбәрдә.