Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Интимга риза булмаган өчен, бер ир авыру хатынын кыйнап үтергән

Мәрхүмә хатын үләсе көнне ире янына кире кайткан булган.

news_top_970_100
Интимга риза булмаган өчен, бер ир авыру хатынын кыйнап үтергән

Башкортстанның Ейәнсура районында 61 яшьлек ир-атны авыру хатынын вәхшиләрчә үтерүдә гаепле дип тапканнар. Суд карары белән бу ир-атны 18 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

Ир-ат авыру хатынын 2018 елның апрелендә үтерә. Ул исерек килеш авыру хатынына интим тәкъдим итә. Хатын баш тарта. Шуннан соң ир хатынын типкәләп кыйнап ташлый, берничә тапкыр пычак белән кадый.

«Хатын үз-үзенә ярдәм итә алмый. Каты авыру булу сәбәпле, аңа даими тәрбия таләп ителә. Ул иренә каршылык күрсәтә алмый. Өстәвенә, хатын хроник авырту хисе белән яши. Аның авыру синдромы була. Шуңа күрә дә иренең сугу-тибүләре хатынга аеруча да көчле авырту китерә», — дип сөйләгәннәр Башкортстан буенча Тикшерү комитеты идарәсендә.

Үтерүче ир моңа кадәр дә хөкем ителгән. Аны көчләү һәм сәламәтлеккә авыр зыян китерү, ялгышлык белән кеше үтерү маддәсе буенча гаепле дип тапкан булганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100