Шәрәпҗан образын дөньяга танытучы Рамил Шәрапов Олеся Леснаяның сорауларына җавап биргән.
– Үзеңне «йолдыз» дип саныйсыңмы?
– Юк, артист дип саныйм.
– Интим зоналарындагы йоннарыңны аласыңмы?
– Син ничек уйлыйсың?
– Әйе.
– Менә ышанасыңмы, юкмы, минем бөтен йоным – кашта.
– Пластик операция ясатканың бармы?
– Юк.
– Фанаткаларың язалармы?
– Минем фанаткаларым – әбиләр, аларның андый телефоннары юк.
– Хатыныңа айфон бүләк иткәнең бармы?
– Әйе, аның гел туган көнгә 3 көн кала телефоны ватыла.
– Яшереп, 18+ видеолары карыйсыңмы?
– Мин хәзер шуларны карый торган яшшьтәме? Балачакта әти белән бергә карый идек.
– Татар эстрадасында икейөзлеләр күпме?
–- Күп, һәр икенчесе.
– Мине яхшы блогер дип саныйсыңмы?
– Син креатив, син үзенчәлекле, син аерылып торасың.