news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Интим мөнәсәбәттән соң үзендә йогышлы авыру барын әйткән хатын-кызны сөяркәсе пычак белән кадап үтергән

Башкортстан кешесен Казанда яшәүче хатынны үтерүдә гаепләп, кулга алганнар.

news_top
Интим мөнәсәбәттән соң үзендә йогышлы авыру барын әйткән хатын-кызны сөяркәсе пычак белән кадап үтергән

15 майдан 16 майга каршы төндә 46 яшьлек фатир хуҗасы алдан таныш булмаган Казан хатыны белән күңелле итеп вакыт уздырган. 

Соңыннан алар талашып киткән. Ир-ат пычак алып, хатынга ике тапкыр суккан һәм 34 яшьлек хатын үлгән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Гаепләнүче ир версиясе буенча, сөяркә хатын дәваланмый торган йогышлы авыру белән авыруы турында сөйләгән. Ләкин ул бу диагнозын интимнан соң гына әйткән.

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара. Башкортстан Тикшерү комитеты хәбәр иткәнчә, үтерүдә шикләнеп тоткарланган бу кеше моңа кадәр аеруча вәхши ысул белән кеше үтергән өчен төрмәдә утырып чыккан булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар