news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Интим хезмәтләр тәкъдим итүче ирле-хатынлы алдакчылар тоткарланган

Зина кылырга җыенган кешеләр белән очрашуга казанлының хатыны барырга тиеш булган.

news_top
Интим хезмәтләр тәкъдим итүче ирле-хатынлы алдакчылар тоткарланган
Ханты-Мансийск автоном округы оперативниклары Нижневартовск һәм Казан полиция хезмәткәрләре белән бергәләп Татарстан башкаласында гаилә парын тоткарлау буенча махсус операция оештырган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Ханты-Мансийск автоном округы — Югра буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, 26 яшьлек ир белән хатын интернетта ялган аккаунтлар аша интим хезмәтләр күрсәтү турында игъланнар тараткан. Зина кылырга җыенган кешеләр белән очрашуга Казан кешесенең хатыны барырга тиеш булган. Алар клиентларына банк картасына акча күчерергә сораганнар. Акча күчергәч, яшерен мәхәббәт эзләүче клиент белән аралашуны тулысынча туктатканнар.



Фатирларны тентегән вакытта, оперативниклар телефоннар, күпләп сим-карталар, алданган клиентларның исемнәре язылган дәфтәрләр тапканнар.

Бу пар табылган акчага кыйммәтле гаджетлар, зәркән эшләнмәләре алган.



Нижневартовскида яшәүче биш кешенең бу кармакка эләгүе билгеле. Болардан башка төбәк кешеләре дә зыян күргән булуы ихтимал.

Җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар