Интим фотоларын тарату белән куркытып, Казан укытучысыннан 2,8 миллион сум акча талап алганнар
Интим фотоларын тарату белән куркытып, Казан укытучысыннан 2,8 миллион сум акча талап алганнар
Казанда яшәүче бер хатын интернет аша бер
Аферистка ышанган 30 яшьлек бу хатын Казандагы югары уку йортында укытучы булып эшли. Ир аңа өйләнергә вәгъдә бирә, тик акча сорый. «Хатын өйләнү турында әкиятләргә ышанмаганын иргә әйтә. Шуннан соң ир интим фотоларны югары уку йорты сайтына урнаштыру белән куркыта башлый. Укытучы хатын шантажга ышана, ике бүлмәле фатирын залогка бирә һәм аферистка 2,8 млн акча түли», — дип аңлаткан Марина Фролова.
Аферист
Ышанучан хатыннар аферистка акча биргән. Казанда яшәүче 32 яшьлек бер хатын берничә кредит алып, мошенникка 500 мең сум салган. 29 яшьлек икенче хатын микрозайм алып, дусларыннан әҗәт алып торып, 182 мең сум акчаны аферистка озаткан.
Югары уку йортында эшләүче укытучы хатын гына өйләнешүгә ышанмаган һәм шуның өчен 2,8 млн «түләргә» мәҗбүр булган.
Марина Фролова сүзләренчә, аферист бу җинаятьләрен былтыр июньнән ноябрьгә кадәр башкарып чыккан. Әле өстәвенә, ул өйләнгән кеше, аның хатыны бар. Хатын иренең виртуаль маҗаралары турында белми. Ир исә тапкан бар акчасын азартлы уеннарга тотып бетереп барган.