Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Интим фотоларын Интернетка куйган өчен, Татарстан укытучысын эштән куганнар

news_top_970_100
Интим фотоларын Интернетка куйган өчен, Татарстан укытучысын эштән куганнар
"Татар-информ" архивы

Былтыр декабрьдә Татарстан мәктәбендә музыка укытучысын эштән куганнар. Бу турыда «Казанские ведомости» хәбәр итте.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгының урынбасары Рәмис Музипов сүзләренчә, бу укытучыны интим фотоларын Интернетка куйган өчен мәктәптән җибәргәннәр.

«Бу – сирәк очрак булуы сөендерә. Әйе, бу турыда сөйләү рәхәт түгел, тик дәшми калырга да ярамый», – дигән ул.

Бер ел эчендә департаментка 1666 тапкыр мөрәҗәгать иткәннәр. 137 педагогны дисциплинар җаваплылыкка тартканнар, 21 хезмәткәрне эштән җибәргәннәр. Шулай ук мәҗбүри таләпләрне бозуның тыелуы турында 31 тапкыр кисәтү ясалган.

Музипов сүзләренчә, балаларның һәм укытучыларның хокукларын яклау эшчәнлеге быел да дәвам итәчәк һәм көчәйтеләчәк, дип хәбәр итә «Казанские ведомости» газетасы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100