news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Интервью алырга килгән ике журналистны тереләй яндырып үтергәннәр

Журналистлар җинаятьчел төркем корбаны булган.

news_top
Интервью алырга килгән ике журналистны тереләй яндырып үтергәннәр
https://pixabay.com

Гаитида ике журналистны бандитлар тереләй яндырып үтергән. 6 декабрьдә булган фаҗига турында CNN каналына сылтама белән РЕН ТВ яза.

Журналистлар Петион-Виль районында Ти Макаки җинаятьчел төркеме корбаны булган. Әлегә җинаятьнең сәбәпләре билгеле түгел. Полиция белешмәсе буенча, бандитлар кулына эләккән тагын бер журналист качып котыла алга

Radio Écoute FM радиостанциясе үзенең бер хезмәткәре һәлак булуын раслаган. Джон Уэсли Амади исемле журналист шәһәрнең бу районындагы вакыйгаларны видеога төшерергә тиеш булган. Шул чакта аңа һөҗүм иткәннәр.

Биредәге матбугат чаралары белешмәсе буенча, мәрхүм журналистлар бандаларның берсенең җитәкчесеннән интервью алмакчы булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар