Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Интертаттан һава торышы һәм Ай календаре: 8-9 октябрьдә бакчада нинди эшләр башкарырга ярый

Интертаттан һава торышы һәм Ай календаре: 8-9 октябрьдә бакчада нинди эшләр башкарырга ярый.

news_top_970_100
Интертаттан һава торышы һәм Ай календаре: 8-9 октябрьдә  бакчада нинди эшләр башкарырга ярый

8 октябрь. Татарстанда аязучан болытлы һава. Күпчелек районнарда яңгыр. Җил көньяк-көнбатыштан, талгын. Төнлә һава температурасы  +5..+10˚, көндез +9..+14˚ градус. 

9 октябрь. Татарстанда аязучан болытлы һава. Төнлә урыны белән яңгыр. Көндез явым-төшемнәрсез. Җил көньяк-көнчыгыштан, талгын. Төнлә һава температурсы +3..+8˚ көндез +10..+15˚ градус. 

8 октябрь

Кимүче ай. Ай үгезбозау йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы

Бүлмә шартларында үсүче яшелчәләргә су сибү. Яшел кыяк алу өчен петрушка, сельдерей, күпьеллык суган утырту.

Чәчәк түтәле

Бүлмә гөлләренә су сибү. Суганчалы декоратив үсемлекләр утырту. Яшел кыяк алу өчен петрушка, сельдерей, күпьеллык суган утырту.

Җиләк-җимеш бакчасы

Кышлыкка дымландыру өчен су сибү. Агачларның кәүсәләрен һәм ботакларын кимерүчеләрдән саклау өчен чыршы ботаклары белән бәйләү.

9 октябрь

Кимүче ай. Ай игезәкләр йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы

Бүлмә гөлләренә су сибү һәм сыек ашламалар белән ашлау өчен уңайсыз көннәр. Каты ашламалар кертү мөмкин. Туфракны көпшәләндерү, үсемлекләрне кисү.

Чәчәк түтәле

Бүлмә гөлләренә су сибү һәм сыек ашламалар белән ашлау өчен уңайсыз көннәр. Каты ашламалар кертү мөмкин. Туфракны көпшәләндерү, үсемлекләрне кисү.

Җиләк-җимеш бакчасы

Кар аз һәм салкын булмаса, зелпе, крыжовник, карлыган куакларын кисәргә мөмкин. Агач кәүсәләрен һәм зур ботакларын агарту. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100