Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Интертаттан һава торышы һәм Ай календаре: 30 сентябрьдә бакчада нинди эшләр башкарырга ярый

Интертаттан һава торышы һәм Ай календаре: 30 сентябрьдә бакчада нинди эшләр башкарырга ярый.

news_top_970_100
Интертаттан һава торышы һәм Ай календаре: 30 сентябрьдә бакчада нинди эшләр башкарырга ярый
30 сентябрь. Татарстанда болытлы һава. Вакыты белән яңгыр. Җил төньяк-көнбатыштан, төньяк-көнчыгышка юнәлешен үзгәртүчән, талгын. Төнлә һава температурасы +1..+6˚, көндез +4..+9˚ градус.



30 сентябрь.
Үсеш алучы ай. Ай сукояр йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы

Туфракны казу, түтәлләр ясау. Түтәлләргә компост, янган тирес, пычкы чүбе тарату. Парник һәм теплицаларга тутыру өчен яфраклар, агач кайрысы, пычкы чүбе җыю. Озак вакыт саклау өчен уңыш җыю.

Чәчәк түтәле

Туфракны казу һәм көпшәләндерү. Гладиолус суганчаларын, дәлия чәчәкләренең тамырларын һәм башка кышламаучы күпьеллык чәчәкләрнең тамырларын казып алу.

Җиләк-җимеш бакчасы

Җиләк-җимеш куакларының уңыш бирми торган ботакларын кисү, агачларның кәүсәләрен һәм эре ботакларын агарту. Агач, куак асларына компост, янган тирес, пычкы чүбе тарату. Озак вакыт саклау өчен уңыш җыю.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100