Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Интертаттан һава торышы һәм Ай календаре: 29 сентябрьдә бакчада нинди эшләр башкарырга ярый

Интертаттан һава торышы һәм Ай календаре: 29 сентябрьдә бакчада нинди эшләр башкарырга ярый.

news_top_970_100
Интертаттан һава торышы һәм Ай календаре: 29 сентябрьдә бакчада нинди эшләр башкарырга ярый

29 сентябрь. Татарстанда болытлы, төнлә аязучан болытлы һава. Төнлә явым-төшемнәрсез, иртән һәм көндез вакыты белән яңгыр. Җил төньяк-көнбатыштан, талгын. Төнлә һава температурасы  +4..-1˚, көндез +4..+9˚ градус. 

29 сентябрь. 

Үсеш алучы ай. Ай сукояр йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы

Кышка сарымсак тырнакларын утыртып калдыру. Яшелчә культураларын (петрушка, укроп, шпинат, салат) кышлыкка чәчеп калдыру. Кәбестә уңышы җыю. Теплица һәм парникларга үсемлек калдыклары һәм язын түтәлләр ясау өчен туфрак өеме кертү. Туфракны казу.

Чәчәк түтәле

Берьеллык чәчәкләрне кышлыкка чәчү. Туфракны казу. Бүлмә гөлләрен күчереп утыртырга мөмкин. Бу вакытта киселгән чәчәкләр озак сакланмый.

Җиләк-җимеш бакчасы

Җиләк-җимеш агачларын һәм куакларын утырту, күчереп утырту, сабакчалар әзерләү. Туфракны казу, җиләк-җимеш агачлары, куаклары тирәли әйләнә ясап туфракны казу.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100