Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Интертаттан һава торышы һәм Ай календаре: 29-30 октябрьдә бакчада нинди эшләр башкарырга ярый

Интертаттан һава торышы һәм Ай календаре: 29-30 октябрьдә бакчада нинди эшләр башкарырга ярый.

news_top_970_100
Интертаттан һава торышы һәм Ай календаре: 29-30 октябрьдә  бакчада нинди эшләр башкарырга ярый

29 октябрь. Татарстанда болытлы һава. Төнлә урын белән, көндез күпчелек районнарда явым-төшем (кар, юеш кар, яңгыр). Аерым районнарда томан, юлларда бозлавык. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан талгын, иртән һәм көндез 15-20 метр тизлектә исәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы  -1..-6, көндез +2..+7 градус. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык. 

30 октябрь. Татарстанда болытлы һава, көндез аяз. Төнлә һәм иртән күпчелек районнарда, көндез урыны белән яңгыр. Җил көньяктан, талгын. Төнлә һава температурасы  0..+5º, көндез +3..+8º градус. 


29 октябрь

Үсеш алучы ай. Ай балык йолдызлыгында

Яшелчә бакчасы

Утырту, су сибү һәм туфракка ашлама кертү өчен уңышсыз көннәр. Бакча җиләген кышлыкка каплап кую. Үсемлек калдыкларын җыю, җир кишәрлегенә кимерүчеләрне җеләп итмәс өчен, компостны калын материал белән каплап кую. 

Чәчәк түтәле

Утырту, су сибү һәм туфракка ашлама кертү өчен уңышсыз көннәр. Күпьеллык чәчәкләрне кышлыкка каплап кую.

Җиләк-җимеш бакчасы

Бакчада эшләү өчен уңышсыз көннәр. Роза чәчәкләрен туры кояш нурыннан саклау өчен, күләгә ясап каплау. Хуҗалык эшләрен башкарырга мөмкин.

30 октябрь

Үсеш алучы ай. Ай балык йолдызлыгында

Яшелчә бакчасы

Бүлмә шартларында суган һәм сарымсак утырту. Яшел кыяк өчен сарымсак утырту өчен иң уңышлы көннәр. 

Чәчәк түтәле

Бүлмә гөлләрен кисү катгый тыела. Тәрәзә төбендә үсә торган яшел үләннәрнең һәм бүлмә үсемлекләренең орлыкларын чәчү. Бүлмә гөлләренә су сибү һәм ашлама кертү.

Җиләк-җимеш бакчасы

Агачларны, куакларны кисү катгый тыела. Кимерүчеләргә каршы капканнар кую, үсемлек калдыкларын җыю, чуп-чарларны ташлау.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100